Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар Тәтештә туган телне саклау буенча узган утырышта катнашты

Бу атнада Тәтештә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясенең күчмә утырышы узды. Анда Иделаръягы районнар башлыклары, урынбасарлары, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре начальниклары катнашты. Безнең районнан Альберт Рәхмәтуллин, Рәмис Хәялиев, Рамилә Әбләзова һәм Илмас Хәмидуллин барды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәиселегендәге вәкилләрдән торган делегациянең эш визиты ноктасы — район авылларындагы һәм шәһәрдәге белем бирү оешмалары, чуаш мәгърифәтчесе Иван Яковлев исемендәге музей, мәдәният йортлары, милли-мәдәни үзәкләрдәге күргәзмәләр, туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү иде.
Түгәрәк өстәл артында узган очрашуда район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова мәдәният учакларында туган телне үстерү буенча нинди эшчәнлек алып барулары турында сөйләде.
-Туган илем- туган телем... Үз илем, үз телем. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Мондый шартларда киләчәктә телебезне нинди язмыш көтә? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, балаларыбыз, оныкларыбыз газиз туган телебездә сөйләшер, аралашырмы? Шушы сорауларга Кайбыч районы мәдәният бүлеге үткәргән чаралар аша җавап бирәсем килә,- дип башлап җибәрде ул үз чыгышын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев