Кайбычлылар Ульяновск шәһәрендәге шефлыкка алынган хәрби частькә барды
Россия Федерациясе Кораллы көчләренең Ульяновск шәһәрендәге 42731нче хәрби часте, үзара килешү нигезендә, безнең район тарафыннан шефлыкка алынган. Элемтә гаскәрләренә белгечләр әзерләүче бу уку йортында бүгенге көндә биш райондашыбыз хезмәт итә. Узган шимбәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин, егетләрнең әти-әниләре, мәдәният хезмәткәрләре, Хуҗа Хәсән мәктәбенең яшь армиячеләре әлеге хәрби частьтә булып кайтты.
Бу көн Россиядә Хәрби элемтәче көненә туры килде. Шуңа да әлеге очрашу солдатларга икеләтә бәйрәм булды. Без килгәндә, алар барысы да зур залга җыелган иде. Егетләр шулкадәр күп, барысы да бертөсле киемнән, үзебезнекеләрне тиз генә табам димә. Ләкин якташларыбыз, әти-әниләрен әллә каян күреп алып, солдатларга хас җитезлек белән яннарына килеп тә җитте. Менә алар, Кайбычның бөркеттәй егетләре – Иске Чәчкабтан Нияз Мөхетдинов, Ранис Сөнгатуллин, Олы Кайбычтан Сәйдәш Тимершин, Олы Урсактан Алмаз Нуриев һәм Багайдан Роман Пашанин. Йөзләрендә горурлык хисе. Шатлыклары йөзләренә чыккан, армиядә хезмәт иткәндә әти-әни белән күрешү һәр солдатка да эләкми шул. Исәнлек-саулык сорашканнан соң, барыбызны да курсантлар җыелган залга чакырдылар.
Тантаналы очрашу Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары чыгышы белән башланып китте. Алар тарафыннан яңгыраган хәрби-патриотик җырларга солдатлар үзләре дә кушылды. Курсантларның барысын да район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров сәламләде.
- Сезне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исемемнән бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Безнең Кайбыч егетләренең дә биредә хезмәт итүе белән горурланабыз, - диде ул. - Аларның саны елдан-ел арта бара. Солдатларыбыз турында бары тик яхшы сүзләр генә ишетәбез. Армиядә хезмәт итү – һәр егетнең мактаулы бурычы. Көчле армиядән башка көчле дәүләт була алмый. Ә армиябез сездән тора, курсантларыбыз!Барыгызга да уңышлар юлдаш булсын.
Алексей Николаевич сәясәт эшләре буенча командир урынбасары вазифасын башкаручы Денис Хомяковка район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Солдатлар алдында Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин да чыгыш ясады.
- 2013 елда сезнең үзәк командалагы белән Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин арасында килешү төзелде, - диде ул. - Аның нигезендә без һәр елны уннан артык егетне бу частька җибәрәбез. Аларның ничек хезмәт итүе, мондагы шартлар белән танышу өчен район делегациясе биредә булып китә. Бүген дә шул максатта әлеге уку йортына килдек.
Кайбычның үзешчән артистлары – Илгиз Насыйров, Ләйсән Шамилова, Рафаэль Нигъмәтуллин, Рәмис Закиров, Апастан Илнар Хәсәновның җырлары туган як, әниләр, мәхәббәт турында иде. Барысының да чыгышын алкышларга күмделәр.
- Концерт барлык солдатларның да күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Арада качырып кына күз яшьләрен сөртеп утыручылар да булды. Балаларыбызны үз күзләребез белән килеп күргәч, күңелебез тыныч, -диде Сәвия Тимершина.
Сәйдәш, Нияз һәм Ранис бер батальонда, бер ротада, бер взводта хезмәт итә. Нияз белән Ранис классташлар да әле.
- Балаларыбыз бер-берсен белгәч, ияләшеп китергә җиңелрәк булды. Безгә, әти-әниләргә дә рәхәт. Улларыбыз белән аралашып, күрешеп торабыз. Бүген дә менә очрашу насыйп булды. Мондый мөмкинлек тудыручыларга рәхмәт яусын, - диде Алсу Мөхетдинова.
Ә менә Алмаз Нуриев хезмәт иткән ротада Татарстаннан алар Лениногорски егете белән икәү генә. Ә взводларында ул безнең республикадан берүзе. Армиядә хезмәт итүе җиңел түгелдер, дигән соравыма Алмаз болай дип җавап бирде:
- Беренче айлары авыррак булды, аннары ияләштем. Армиягә Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясен тәмамлагач киттем, - диде ул. - Монда төрле занятиеләре күп үткәрелә. Кечкенәдән ярышларда катнашып, спорт белән дус булгач, нормативларны үтәве җиңел. Бер айдан уку бетә, имтиханнарны тапшыргач, башка җиргә күчерәләр. Егетләргә шуны әйтәсем килә: армиядән куркырга кирәкми, анда хезмәт итү горурлык ул.
Алмаз югары белем алса, Роман Пашанин хәрби хезмәткә мәктәпне тәмамлагач та киткән.
- Улыбызга апрельдә унсигез яшь тулды, - диде әнисе Мария Александровна. -
Мәктәптә укый иде әле. Июньдә аттестат алды, июльдә солдат булды. Үзе шулай теләде, армиягә барам, диде. Барысы да исән-сау хезмәт итеп кайтсын иде.
Тантанадан соң район үзәгендәге «Рәйхан» кафесы хезмәткәрләре хәрби частьтә хезмәт итүче барлык Татарстан солдатларын милли ризыклар белән сыйлады. Төрле миләттән булган егетләр татар халкының камыр ашларыннан авыз итте.
Хуҗа Хәсән мәктәбенең яшь армиячеләре күңелендә дә бу көн озак сакланыр. Алар солдатларга концерт куеп кына калмадылар, хәрби часть белән таныштылар, Владимир Ленинның музей-мемориалында да булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев