Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаша

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле карала.

Анда безнең районнан «ФОРПОСТ» үзәге директоры Зөһрә Лотфуллина һәм район Советы хезмәткәре Рәмис Закиров катнаша. 
Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат җыелган. Форум программасы кысаларында эшлекле очрашулар, пленар утырыш, дискуссия мәйданчыклары, проект сессияләре уздырыла, төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев