Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлыларга кызамык турында

Европаның кайбер төбәкләрендә кызамык авыруының күпләп күзәтелүе сәбәпле, аның Россиядә таралуына юл куймау буенча төрле профилактик чаралар алып барырга кирәк. Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре бу чараларны үткәрүгә бармак аша гына карамаска кирәклеге турында искәртә.

Исегезгә төшерәбез, кызамык – инфекцияле вируслы авыру. Кызамык балалар авыруы саналса да, аның белән олылар да авырый. Чирнең төп билгеләре – бизгәк тоту, хәлсезлек, баш авырту, тәндә вак-вак тимгелләр хасил булу, коньюктивит (күз авыруы) барлыкка килү, томау төшү. Кызамык әлеге авыру белән чирләүчедән йога. Ул кешедән кешегә йөткергәндә, сөйләшкәндә күчәргә мөмкин. Әгәр дә кеше кызамык белән авырмаган икән,  аның авыру кешедән чир йоктыру ихтималы 100 процентка арта. Авыруның беренче билгеләре нинди соң? Аның яшерен чоры тугыз көн, кайчак 21 көн буена дәвам итәргә мөмкин. Кызамыкның башлангыч этабында температура 38-39 градуска кадәр күтәрелә. Аппетит югала, бөтен организмны хәлсезлек биләп ала, көчле ютәл барлыкка килә, күзләр кызара башлый. Аңкауда һәм битнең лайлалы тышчасында кызыл таплар рәвешендә кызамык тимгелләре хасил була. Алга таба тимгелләр бөтен тән буенча тарала: башта колак яфракларында барлыкка килә, аннан борында, муенда, җилкәләрдә, аякларда. Кызамык вакытында трахеобронхит, пневмония, отит, гепатит, лимфаденит, энцефалит кебек куркыныч чирләр барлыкка килүе ихтимал. 
Әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы –вакытында вакцина ясату.  Кызамыкка каршы беренче вакцина балага 1 яшь булганда ук ясала, прививканың икенчесен 6 яшьтә ясаталар. Зурларга аны 18-35, 36-55 яшьтә ясатырга тәкъдим итәләр. Кызамык белән авырганнан соң барлыкка килгән иммунитет иң тотрык­лысы санала, ә прививканың тәэсире күп очракта 10-15 елга гына җитә. Аеруча медицина, мәгариф, сәүдә, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкәдә, вахта ысулы белән эшләүчеләргә, РФ дәүләт чиген чыкканда пропуск пунктларындагы контроль органнары хезмәткәрләренә прививка ясатырга киңәш ителә. Бу бигрәк тә кызамык белән бер дә авырмаучыларга, бер дә прививка ясатмаучыларга, бер генә тапкыр ясатучыларга, прививка ясатулары турында белмәүчеләргә кагыла. Чит илләргә чыгарга җыенучыларга да кызамыкка каршы прививка ясатырга киңәш итәбез. 
Кызганыч, кызамыкның катлауланып китү очраклары да күзәтелә. Моның нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы, колак авыруы, синусит (борын авыруы) кебек авыруларның барлыкка килүе бик ихтимал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев