Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлыларны Изге Болгар җыенына чакыралар

Бөтендөнья татар конгрессы 2021 елның 3-5 июнь көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.

Форум катнашучылары дин өлкәсенә кагылышлы мөһим сораулар һәм мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен җыелачак. Оештыручылар быелгы форумның девизы итеп татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның “И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам...” дигән шигъри юлларын алган.
Форумның соңгы көне – 5 июньдә Спас районының Болгар шәһәренә бару һәм “Изге Болгар” җыенында катнашу каралган. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү истәлегенә багышланган бу вакыйга ел саен билгеләп үтелә. Шул уңайдан район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин мөрәҗәгать белән чыкты. “Хөрмәтле мөселманнар, дин әһелләре! Сезне әлеге күркәм чарада катнашырга чакырам. Болгарга барырга теләк белдерүчеләрнең минем белән элемтәгә керүләрен сорыйм”, – диелә анда.
Әлеге тантанага меңләгән мөселман һәм башка дин вәкилләре җыела.
Изге Болгар җыены –2021 программасы
8:00-11.00 – 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең истәлек билгесе янында Коръән уку, дини музыкаль концерт программасы.
9:00-11.00 – "Язмачылык тарихы" мәйданчыгы. Урта гасыр чорындагы язу карасын ясау, Язу музее территориясендә гарәп каллиграфиясе осталыгына өйрәнү буенча мастер-класслар.
Кунакларны бай программа көтә
9:00-11.00 – Мәйдан. Милли көрәш буенча финал ярышларын үткәрү.
9:30-10:45 – "Кече манара" һәм "Ханнар төрбәсе" комплексы территориясендә тәүбә намазы.
11:00-11.45 – "Изге Болгар җыены"ның тантаналы ачылышы.
12:00 – Җәмигь мәчетендә өйлә намазы.
12:30-13:30 – концерт программасының дәвамы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев