Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның 100 яшьлек Әлмәндәр карты- Зиннәтулла Заһидуллинга Татарстанның финанслар министры рәхмәт белдерде

Бүген Финансистлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Иске Чәчкаб авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, әле август аенда гына йөз яшен тутырган Зиннәтулла Заһидуллинны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Финанслар министры Радик Гайзатуллин кул куйган хатта мондый юллар бар: ”Хөрмәтле Зиннәтулла Әүхәдуллович! Сезгә Татарстан Республикасының финанс хезмәтен үстерүдәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезне үз эшен яхшы белүче оста финансист, тирән белемле, хезмәт сөючән шәхес буларак беләләр. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, яхшы кәеф телим”.

 Министрның хатын район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. Ул озак еллар дәвамында финанслар өлкәсендә хезмәт куйган Зиннәтулла абыйның хәлен белеште, нинди генә дә очракта да ярдәменнән калдырмаячагын белдерде. Зиннәтулла абый 1952 елның 15 сентябреннән 1983 елга кадәр дәүләт салымнары буенча өлкән инспектор булып эшләгән. Салым җыюдагы эшчәнлеге өчен “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеме дә бирелгән. Эштәге уңышлары һәм социалистик йөкләмәләрен үтәгән өчен ТАССР Финанслар министрлыгы һәм Дәүләт учреждениеләре профсоюзы хезмәткәрләренең Мактау кәгазенә дә лаек булган. Бу көнне ветеранга мобильтелефон да бүләк иттеләр. “Бердәм Россия” бүләгеннән ул бушлай файдаланачак. Яшьләре эше, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Зөрә Лотфуллин да яшь гвардиячеләр бүләген тапшырды.

 Ялгызы гына яшәүче ветеранга районнан билгеләнгән куратор – финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова бәйрәм уңаеннан зур бәлеш пешереп килгән, табын әзерләгән иде. Казначылык департаменты җитәкчесе Эльвира Шәймәрданова да ветеранны котларга килгән.

 Зиннәтулла бабайга күз генә тимәсен: елмаеп кына тора, җайлап кына сөйләшә. Үзен шулай сөендереп торучыларга тирән рәхмәтен белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев