Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның 30 еллыгына әзерлек башланды

Быел Кайбыч районы оешуга 19 апрельдә утыз ел тула. Туган ягын яратучы, аны матур эшләре белән бизәүче халкыбыз өчен бик кадерле бәйрәм бу. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин юбилейга югары дәрәҗәдә әзерләнү бурычын куйды.

Эшлекле планеркада да бу хакта зур сөйләшү булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова утыз еллык юбилейга әзерлек һәм аны уздыру планы белән таныштырды. Район үзәгендә дә, авылларда да төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Кунак килгәндә, бәйрәмнәргә әзерләнгәндә бөтен җирне тагын бер кат җыештырып чыгабыз. Яз айларында оешкан Кайбыч бәйрәмне, һәрвакыттагыча, чистарынып каршы алачак. Район үзәген, авыл җирлекләрен юбилейга махсус ясалган баннерлар бизәячәк. Быел ЗАГСта язылышучы беренче парны, шулай ук беренче туган баланы теркәү дә зурлап уздырыла. Март аенда мәктәпләрдә юбилейга багышланган бердәм дәресләр була. Апрельдә район төзелүгә 30 ел тулуга багышланган тантаналы чара, барлык чакырылыштагы район Советы депутатларының бәйрәм очрашуы, Кайбыч оешкан елны туган балаларны – район яшьтәшләрен хөрмәтләү акциясе үткәрү күздә тотыла. Май һәм июнь айларында район флагы эстафетасы, ел дәвамында “ Район юбилеена – 30 игелекле гамәл” акциясе узачак.
Район сайтында Кайбыч районының юбилее кысаларында үткәрелүче чараларны яктыртучы махсус сәхифә пәйда булачак. “Кайбыч таңнары” газетасында, сайтында бу темага зур урын бирелә, юбилей көненә махсус сан да дөнья күрәчәк. Кайбычның үткәне, бүгенгесе турында фильм, аның социаль-икътисадый үсеше турында буклетлар әзерләнә.
Хезмәт коллективлары өчен оештырылучы “Безнең район – тере тарих” дип исемләнгән музей дәресләрендә Кайбыч турында күп мәгълүмат алу мөмкинлеге булачак. Юбилей кысаларында нәфис сүз осталары арасында бәйге, төрле күргәзмәләр оештырыла. Мәктәп укучылары иншалар, рәсемнәр, фото һәм видеоиҗат бәйгеләрендә дә актив катнашыр дип көтелә, күргәзмәләр узачак. Укучыларның Кайбыч турындагы мәкалә, шигырьләрен редакциядә көтеп калабыз.
Авыл җирлекләрендә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концертлары, авыл көннәре узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев