Кайбычның алдынгы савымчылары башкаларга үрнәк
Районыбыз савымчылары бу елны ничек төгәлли соң? Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга күз салыйк.
Агрофирмалар арасында иң күп сөтне “Гөбенә” җәмгыятендә савалар. Ел башынан 1 декабрьгә кадәр монда 71293 центнер сөт җитештерелгән. Хуҗа Хәсән фермасы савымчысы Мария Таймасова үзе карамагындагы 34 баш сыердан 226176 килограмм сөт сау¬ган. Бу бер баш сыердан уртача 6652 килограмм сөт сауган дигән сүз. Шул ук фермадан Луиза Казакова, Венера Лоткова, Людмила Однакова, Зоя Сулагае¬ваның да хезмәт күрсәткечләре югары. Мәлки фермасы савымчысы Любовь Бухарова – 196493, Иске Тәрбиттән Нина Бояркина 184418 килограмм сөт сауган. Гөбенәлеләр ел башыннан бер сыерга 5166 килограмм сөт җитештергән.
“Алтын кырлар” агрофирмасында 11 айда 61669 центнер сөт җитештерелгән. Бу агрофирманың иң алдынгы савымчысы – Багай фермасыннан Людмила Карсакова ел башыннан барлыгы 1985321 килограмм сөт савып алуга ирешкән. Арыслан фермасыннан Светлана Кочнева, Ульянководагы 3 нче ферма савымчысы Надеж¬да Зарницына да җитештерүчән эшли.
“Дубрава” агрофирмасында ел башыннан 40775 центнер сөт сауганнар. Иң алдынгы савымчылары- Кече Мәме фермасыннан Людмила Рыбакова белән Тамара Армянинова.
Агрофирмаларда сөт җитештерү күрсәткече узган елгыдан кимрәк. Узган атнаның шимбәсендә агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашуныда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин киләсе елга терлекчелеккә йөз белән борылырга кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев