Кайбычның армиягә китүче егетләре Татарстанның хәрби комиссары белән очрашуга бара
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил быел да халыкка хокукый ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлек алып бара һәм ТРның Хәрби комиссары белән берлектә төрле чаралар үткәрәләр.
28 октябрьдә Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин катнашында “Армиягә чакырылучыларның хокуклары” дигән темага хокукый белемнәр мәктәбе дәресләре үткәрергә җыеналар. Әлеге очрашу Апаста 11.00 сәгатьтә үткәрелә. Анда безнең районнан да быел көз армиягә китүче егетләр катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев