Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның асыл улын югалтканга да бер ел узып киткән

«Кеше китә –җыры кала», – диләр. Җыр урынына эше дип үзгәртер идем мин. Гомумән, җир йөзендә кеше эше белән, кешелеклелеге белән матур. Һәм һәр кеше шуны мәңгеләштерергә тырышырга тиеш. Тиеш дип әйтүем дөрес тә булмас, бу хәл үзеннән үзе килеп чыгадыр, минемчә. Бүгенге язмам нәкъ шундый кешеләрнең берсе – Айрат Илгизәр улы Рәхмәтуллин хакында булыр. Айрат абыйның безнең арадан китүенә 4 апрельдә нәкъ бер ел булды.

Айрат абыйны 1988 елдан бирле беләм. Ул чагында әле сигезенче класста гына укучы бала идем. Әти белән бер системада эшләгәнгә күрә, Айрат абый белән юлларыбыз еш кисешә иде. Иң беренче, аның чын күңелдән көлүе үзенә җәлеп итә. Әти белән очрашкан чакларында таныш көлүеннән дә танып була иде Айрат абыйны. Ул чагында аның матур итеп эндәшеп, шуңа өстәп, баш та кагып исәнләшеп үтүеннән башка гамәле белән очрашмаганмын да.
Дөнья түгәрәк шул. Бәрлебашына мәктәпкә эшкә билгеләнгәч, шунда юл тоттым. Нинди як икәнен дә, Айрат абыйның да Бәрлебаштан булуын белмәгән чаклар. Бүгенге кебек асфальт юллар түгел, быкырдыкның “атасы” булган Бәрлебаш юллары. Анда сине кем, нәрсә көтә – кара¬урмандай билгесезлек. Мәктәпнең кайсы якта икәнен дә белмим. Шул  пычрак юлдан, арып-талып, җәяү Бәрлебашына кадәр барып җиттем. Ерактан күрәм, бер кеше юлга каршыга басып, мине көткәндәй тора. Якынрак килеп җиткәч, Айрат абыйны танып алдым. Таныш кеше күргәч, эчкә җылы йөгерде. Сөйләшеп киттек. Авыл җирендә хәбәр тиз тарала бит инде, шуңа да Бәрлебашына ике кыз укытырга киләсен ишеткән булган инде ул. Менә шул көннән башлап, якын кешемә әйләнде. Минем әтине югалткан еллар, гаиләдә ир кеше юк, киңәшер өчен генә булса да ир кеше сүзе кирәк чаклар булгангамы, (моны мин хәзер генә тирән мәгъ¬нәсендә аңлыйм) Айрат абыйга еш мөрәҗәгать итә идем. Ә ул нәкъ абыем кебек, мине тыңлый, һәр сүземә колак салып, киңәшен биреп, ярдәм кулын суза иде. Менә кешелеклелек сыйфаты кайда! Бала-чага гына булсам да, мине тыңлаган бит ул! Ә бит бер тыңламаган кеше белән икенче сөйләшеп тә, киңәшләшеп тә булмый. Тормыш бик катлаулы, көн тудымы – проблема арты, проблема. Ә безнең өйдә әнигә беренче киңәшче, ярдәмче булып мин калган вакыт. Менә шул кыенлык¬ларны җиңәргә дә, проб-лемаларны чишәргә дә Айрат абыйның ярдәме күп тиде.
Еллар уза торды. Бәрлебашына эшкә билгеләнгән ике кызның берсе мин булсам, икенчесе – Айрат абыйның хатыны Гөлия Харис кызы Рәхмәтуллина (Баһавиева). Менә шулай юллар безне гел очраштырып, кисештереп торды. Гөлия апа белән бергә фатирга урнаштык, аның янына Айрат абый килеп йөрде. Гөлия апа аның янына чыкканчы, балаларча йөгереп,  башта мин чыгып керәм. Аңа кабат  үтенеч-гозерләремне җиткергәнмен, киңәш сораганмын.
Туйларында да шаһит булдым. Ул чакларны бүгенгедәй яхшы хәтерлим. Әтисе Илгизәр абый тост әйтә, теләкләрен җиткерә. Башка әти-әниләргә хас булганча, сүз арасында тыйнак кына Айрат абыйны мактап куя. Ә ул: “Нигә инде бу сүзләр,” – дип, әтисе мактаганга кыенсынып утыра. Әйе шул, мактану хас түгел иде аңа. Тыйнаклык, аз сүзлелек – аны бизәүче матур сыйфатлар. Туйдан соң икенче көнне үк минем Казанга укырга китәсем бар. Әле бит Бәрлебашыннан Олы Кайбычка,  аннан Колангыга таң белән барып җитеп, укырга өлгерергә кирәк. Туйны ташлап китеп булмый. Ә Айрат абый бу турыда әллә кайчан белгән,  барысын да хәл иткән инде. Юлсызлык, транспорт та юк заманда да Айрат абый моны гади генә чишеп тә куйган. Шулай шул, сеңлеседәй якын күрә иде ул мине. Әти белән дуслыгы шулай булырга этәргәнме дисәм, башка дуслары белән дә юллар очраштыргалады. Әйе шул, кешенең үзенә изгелек орлыклары салынмаган булса, дуслык та, туганлык та ярдәм итмәячәк.
Матур яшәде, тормыш итте Айрат абый. Уллары Айдарның класс җитәкчесе идем. Гөлия апа шунда мәктәптә укытса да, ата-аналар җыелышына үзе йөрде. Айдар уку алдынгысы иде. Мактый башласаң, әтисе сүзне бүлдереп куя иде. Кызы Илсөярне аеруча яратты ул. Аны ак халатлы белемле врач итеп күзаллады. Шөкер, Илсөяр әтисе теләген үтәде, хәзер ул медицина университеты студенты. Их, күрсен иде Айрат абый Илсөярнең дипломлы врач булачак чак¬ларын! Без теләгәнчә генә түгел шул язмышлар...   
Өченче баласы тугач, Айрат абый күкнең җиденче катында булгандыр. Ир бала да булгач... Июнь. Мәктәптә чыгарылыш кичәләре гөрләгән чаклар иде ул. Исем эзләшәбез, янәсе. “Синең хөрмәткә Ислам дип куям,” – дигән иде Айрат абый. ... Ислам да алтынчы сыйныфта укый инде. Мин аңардан әтисе сыйфатларын еш эзлим.
 Айрат абыйның арабыздан китүенә бер ел булды. Иманым камил, урыны җәннәттә аның.Яшәгән вакытта бик күп кешегә ярдәме тигәндер. (Берәү дә әүлия түгел, әлбәттә!)
Мәкаләдә мин аны гади генә итеп Айрат абый дип  яздым. Дөрес¬тән дә, ул гади булып йөрергә яратты. Айрат абыйның үзе киткәч тә эшләп калдырган игелекле гамәлләре калды. Нәкъ менә шундый изгелекләре оныттырмый кешене... Ул вафат булган көннәрдә газетада “Кайбыч тагын бер асыл улын югалтты”, дип кайгынамә басылды. Көннәр узган, үткәннәргә кайтып килгән саен аның асыл, кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гади Айрат абый булганына ышанам. Бу язмам аңа дога булып барып ирешсен!

Исламия МУСИНА,
Бәрлебаш

Айратны сагынуны шигъри юлларга салган

Шушы көннәрдә күршебез Айрат Илгизәр улы Рәхмәтуллинның вафатына бер ел. Аның үзеннән соң бик күп изге эшләре, сагынып сөйләрлек гамәлләре калды. Ул һәр ел саен күпләп-күпләп алмагачлар, төрле агачлар утырт¬ты. Бу шигыремне Айратның якты рухына багышлап яздым.

Айратка
Чәчәк аткан алмагачтай
Ап-ак иде күңелең.
Алмагач чәчәкләредәй
Кыска булды гомерең.
Тау башына язлар килгән
Тик син юк бит арада.
Сызлап-сыкрап әрнеп тора
Ниләр бәйлик ярага?
Исни-исни сыйпар идең
Чәчәк аткан бөрене.
Шул алмагачларга карап,
Сагынабыз үзеңне.
Син утырткан ул агачлар
Алма бирер көзләрдә.
Шундый ук алмагачлар булсын
Синең барган җирләрдә.
Бакчаңдагы алмагачлар
Истәлеккә калырлар.
Балаларың, оныкларың
Сагынып искә алырлар.

Фәридә РӘХМӘТУЛЛИНА,
Бәрлебаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев