Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Корноуховода ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрне карадылар

Районыбызда көн саен нинди генә вакыйгалар булмый: туган көннәр, киңәшмәләр, бәйрәмнәр... Алар һәрвакыт күз алдында, бу вакыйгалар турында сөйлиләр, язып торалар. Ләкин тормышның икенче ягы – проблемалы очрак¬лар да бар бит. Алар хакында дәшми калуны кулайрак күрәләр, дуслар белән дә уртаклашмыйлар. Мәсәлән, акча җитмәгәнлектән күп кенә хыяллар тормышка ашмый кала. Якын кешең авырса да бик кыен. Ә гаиләдә кем дә булса исерткеч эчемлекләр белән дуслашса, хәл тагын да аяныч була.

– Әти-әниләрнең исерткеч эчемлекләр белән мавыгуы, балаларның караучысыз калуы, аларның тормышына куркыныч янау – ачлы-тук¬лы йөрүләре, салкын һәм җыештырылмаган өйләрдә яшәве безне хафага сала, – диде  социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева. – Без бу гаиләләр белән яхшы таныш. Чөнки “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре аларның өйләрендә еш була. Мондый әти-әниләрне әледән-әле ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышларына да чакырабыз.
Шундый утырышларның чираттагысы Корноухово авылында узды. Анда ата-аналарның спиртлы эчемлекләр куллануы һәм балаларның сәламәтлеге мәсьәләләре каралды. Очрашуга Корноухово, Олы Подберезье, Федоровское авылларында яшәүче әти-¬әниләр чакырылган иде. Бу гаиләләрнең язмышы охшаш: олылар эчә, балалар караучысыз – алар тормышына куркыныч яный.
Олы Подберезьеда яшәүче гаилә консилиумдагыларга да, районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкил-ләренә дә яхшы таныш. Бу гаиләне төзәтү юнәлешендә дүрт елдан бирле эш алып баралар. Ләкин аек кеше әйткән сүз сәрхушләрнең аңына барып җит-ми. Төзәләм, дип биргән вәгъдәләрен, бер тапкыр исерткеч йотып куйгач, оныталар. Консилиум вәкилләре гаилә башлыгына баланың Ходай тарафын-нан бирелгән бүләк икәнлеген, аны үстерергә кирәклеген тагын бер тапкыр аңлатмакчы булалар. Ике балалары үскән инде, алар әти-әниләре кайгыр-туына мохтаҗ түгел, ә менә биш яшьлегенә ул бик кирәк. Өйләренә барган чагында да ир белән хатын исерек, йортлары ягылмаган булган.
Ә менә 23 яшьлек ике бала анасы утырышка беренче һәм соңгы тапкыр ча-кырылгандыр дип ышанасы килә. Аңа да исерткеч эчемлекләр белән мавы-гуның нәрсә белән тәмамланачагын аңлаттылар. Балаларын приютка озата-чаклар, аларны тәртибе яхшы булса гына кайтара алачак. Ул ялгызы гына эч-ми, ире һәм каенанасы да кушыла. Туктарга соң түгел әле!
Чираттагы очрак авылга гына түгел, бөтен районга мәгълүм булды һәм ба-рыбызны да тетрәндерде: биш айлык нарасый Республика клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенең реанимация бүлегенә эләкте. Кыз баланың туган чагында ук авырлыгы аз була. Табиблар аның әнисенә ашыгып өйгә кайтмас-ка тәкъдим итә. Медикларның үгетләүләре юкка була, яшь әни, дәваланудан баш тарту турында язып, баласын алып кайтып китә. Сабый тиешле авыр-лыкны җыйганчы, аның янына көн саен фельдшер килеп йөри. Бала тернәкләнгәч, көндәлек конт¬роль кирәк булмый. Аның реанимациягә эләгү сәбәп¬ләрен хәзер тикшерүчеләр ачыклый, җинаять эше ачылган. Үзәк сырхауханә педиатры Айсылу Таулбаева аңлатканча, кызның әнисе, ашыгыч ярдәм хезмәтенә шалтыратып, баланың тән температурасы югары булуына зарланып мөрәҗәгать итә. Тиешле дәвалану билгеләнә. Сырхауханәгә чират-тагы мөрәҗәгать вакытында баланы стационарда дәваларга тәкъдим итәләр. Документларны тутырган арада ана, баласын алып, сырхауханәдән чыгып китә. Авыл фельдшеры һәм туганнары эзләргә керешкәч, яңадан кайта. Педи-атр әйтүенчә, бала бик хәлсез һәм каралмаган була. Әнисе бу хәлне сырхауханәдә яту өчен кирәк-яраклар алырга кайттым дип аңлата. Ләкин ул иртәнге сәгать тугыздан алып көндезге өчкә кадәр баласының хәле авыраер дип уйлап та карамый. Һәм шулай була да. Барлык тиешле медицина проце-дуралары үткәрелгәч һәм Казан табиблары белән киңәшкәннән соң, сабыйны Республика клиник йогышлы авырулар сырхауханәсенә озаталар.
Бу бәла ни сәбәпле килеп чыккан соң? Аны булдыр¬мый калып була идеме? Моңа яшь ана алган тәрбия дә йогынты ясагандыр. Ул үзе дә эчкече әти-әни белән үскән. Алар хәзер дә эчә. Яшь хатын әйтүенчә, ул спиртлы эчемлек-ләрне 20 яшендә татып караган, өстәвенә, тәмәке дә тарткан. Үзе өчен генә җаваплы түгеллеген уйламаган. Социаль яклау бүлегеннән хәбәр итүләренчә, баланы коткарганнар. Ләкин бу очрак сабак булыр микән? Ана йөрәге тыныч, ә җәмәгатьчелек нәни кызының язмышы өчен борчыла. Әти-әнине сайлап алмыйлар. Дөньяга аваз салган һәрбер сабыйның бәхетле булырга хакы бар, ләкин кайчагында аларны ата-аналарының битарафлыгыннан һәм ваемсыз-лыгыннан коткарырга туры килә. Ә наз һәм яратуны аларга бөтенләй чит-ятлар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев