Кайбычның «Имәнлек” паркында “Россиянең чаңгы юллары” уза
Бу атнаның шимбәсендә Олы Кайбычтагы “Имәнлек” паркындагы чаңгы базасында “Россиянең чаңгы юллары” дип исемләнгән массакүләм спорт ярышы үткәрелә. Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы 1982 елдан бирле уза.
“Форпост” үзәге директоры Юрий Михайлов әйтүенчә, ярышлар иртәнге сәгать унда башланып китәчәк. Анда оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, спортның чаңгы төрен үз иткән пенсионерлар катнаша. Ярышта катнашучыларны һәр елдагыча ботка һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручыларның барысын да чаңгы ярышына чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев