Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның җирле шагыйрәсе Гөлназ Сөнгатуллинаның тәүге китабын тәкъдир итү кичәсе узды

Район үзәк китапханәсе җирле шагыйрә Гөлназ Сөнгатуллинаның "Тормыш диңгезендә" дип исемләнгән тәүге китабын тәкъдир итү кичәсен үткәрде.

Һәр шагыйрәнең хыялы – үзенең иҗатын китапка туплап, киң катлам укучыга җиткерүдер, мөгаен. Гөлназның шигырьләре район газетасында да еш басыла, республика матбугаты битләрендә дә урын ала. Әлеге китап муниципаль мәдәният оешмаларына булышуга юнәлтелгән чаралар кысаларында “Татарстан Рес публикасында яшәүче халыклар телендә иң яхшы нәшер итү проектында уңышка ирешеп бастырып чыгарылды.
Кошман мәдәният йортында узган кичәгә Гөлназның авылдашлары, туганнары килгән иде. Очрашу барышында аның туган як, туган авылы, табигате, кешеләренә мәхәббәте чагылган шигырьләре укылды. Шигырьләре моң белән сугарылган, елата да, уйландыра да. Җыентыкка кереш сүз язган мәртәбәле язучы Айгөл Әхмәтгалиева да раслый моны: “Гөлназның иҗаты үзенең самимилеге, ихласлыгы, хис-тойгыларның табигыйлеге белән игътибарны җәлеп итә. Аларда әллә нинди катлаулы чагыштырулар да, символлар да, эпитетлар да артык күзгә ташланмый; шул ук вакытта бик күпләрнең күңел түрендә әле шатлык, әле сагыш, әле яра, әле дәва булып ургылган хисләрнең чагылуы берәүне дә битараф калдырмый”.
Кошман гомумбелем бирү мәктәбендә озак еллар дәва мында “Яшь хәбәрчеләр” түгәрәге эшләп килде. Гөлназ аның даими әгъзасы иде. Шул елларда әлеге түгәрәкне җитәкләгән, бөтен гомерен балаларга аң-белем бирүгә багышлаган, татар теленә мәхәббәт уяткан, аны саклауга зур көч куйган Рушания Нәфыйкова да Гөлназның иҗатын югары бәяләде. “Аның шигырьләре һәрвакыт камиллеге, рифмаларның дөрес урнашуы белән шаккаттыра иде. Бу шигырьне үзең яздыңмы соң дип гаҗәпләнеп сораганым да булды хәтта”, – дип үзенең истәлекләре белән уртаклашты Рушания ханым. Тәүге шигырьләрен дә укып узды ул Гөлназның, киләчәктә дә иҗат ялкынының сүрелмичә, матур әсәрләр иҗат итеп яшәвен теләп калды.
Кичә барышында Гөлназның шигырьләре яратып укып, матбугат битләрендә күзәтеп баручы туганнары да чыгыш ясады. Китапханәчеләр Лилия Кәлимуллина, Миләүшә Әхмәтовалар шигырьләрен укып узды. Үзләренең моңлы тавышы белән күпләргә таныш булган мәдәният хезмәткәрләре Илгиз Борһанов, Рәйсә Бикмуллина, Фәридә Низаметдиновалар башкаруындагы җырлар да халык күңеленә хуш килде. Кошман авылы китапханәчесе Гөлия Сафиуллина Гөлназның кечкенәдән китап укырга яратуы, “Ялкын” журналы тарафыннан укучы балаларның шигырьләрен туплап бастырылып чыгарылган “Җилләрдә чәчәк исе” җыентыгында аның иң беренче шигыре чыгуы турында сөйләп узды.
Гөлназ да авылдашларына халыкчан, ихлас шигырьләрен укыды, алар беркемне дә битараф калдырмады, чыннан да, иҗатында тормышка карашы, яшәү мәгънәсе чагыла. Бу дөньядан вакытсыз киткән әнисенә
багышлап язылган шигырьләре күңелне аеруча йомшарта. Гөлназ күпкырлы талант иясе, җыр-моңга да осталыгын күрсәтте.
Очрашуга килгән кунак лар “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү үзә ге җитәкчесе Җәмилә Сәгыйева, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петуховалар кичә нең җылы, күңелле узуын ассызыкладылар, иҗатына соклануларын белдерделәр.
Район үзәк китапханәсе директоры Гөлфинур Сабирова Гөлназга иҗат чишмәсенең беркайчан да саекмавын, тагын да шулай яңадан-яңа шигырьләрләре, китаплары белән сөендереп торуын теләп калды.

Гөлия ГЫЙЛӘҖЕВА,үзәк китапханә хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев