Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта муниципаль уеннар узды. Фоторепортаж

Май бәйрәмнәре алдыннан район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, секретарь, бухгалтерлары Кече Кайбыч белән Ябалак авыллары арасындагы иң матур җиргә, төгәлрәге, Сабантуй уза торган урынга җыелды.

Бернинди җыелышка да, өмәгә дә түгел, ә яшәреп килүче язгы табигать кочагында ял итәргә. Форсаты да чыгып тора бит аның. Райондагы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре апрельдә билгеләп үтелгән Җирле үзидарә көнен, елдагыча, гадәти режимда эш белән кабинетларында уздырган иде. Югыйсә, бу аларның һөнәри бәйрәмнәре көне. Төрле һөнәр ияләре - укытучылар, медиклар, энергетиклар, авыл хезмәтчәннәре, полиция хезмәткәрләре, энергетиклар һәм башка бик күпләр һөнәри бәйрәмнәрен ел саен билгеләп үтә. Я концерт куялар, алдынгылар слеты уза, табигатькә чыгалар, хезмәт урыннарында тантана оештыралар. Җирле үзидарә көне исә тыныч кына узып китә. Шуңа да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Җирле үзидарә көнен быелдан башлап ел саен шулай бергәләп үткәрү тәкъдиме белән чыккан.

Гел эшләргә генә димәгән бит, кешегә ял да кирәк. Ә бәйрәм итәрлекләре бар. Әнә, Җирле үзидарә көне уңаеннан Казанда узган тантанада Мөрәле һәм Кече Мәме авыл җирлекләре миллион ярымышар грантка лаек булган иде. Алар - республикада муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән бәйге җиңүчеләре! Тагын бер зур җиңүләре бар: дәүләт учреждениеләре профсоюзы хезмәткәрләренең Кайбычтагы бүлеге быел профсоюзлар арасында үткәрелгән республика бәйгесендә беренче урынны яулады. Бу бәйгедә профсоюзны үстерүдәге эшчәнлек бәяләнде, профсоюз оешмаларының һәм әгъзаларының артуы исәпкә алынды. Ә район Советында, башкарма комитетта, авыл җирлекләрендә эшләүчеләрнең барысы да диярлек профсоюз әгъзалары. Республика комитетының Кайбычтагы профсоюзы вәкиле - район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова әйтеп узганча, Сабантуе мәйданындагы бәйрәм дә профсоюз ярдәме белән үткәрелә. Шуңа да сәхнәдә Россия, Татарстан, Кайбыч байраклары янәшәсендә Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзының әләме дә җилферди, ТАССРның 100 еллыгына багышланган зур баннер да эленгән. 


Спорт, бары тик спорт! 
Мәйдандагылар мәш килә. Ир-егетләр баннер, әләмнәрне урнаштыра, икенчеләре спорт уеннарын үткәрү өчен кирәкле әйберләрне мәйданга ташый, ә хатын-кызлар табын янында кайнаша, уен-көлке тынып тормый, музыка яңгырый. Муниципаллар бәйрәм программасын бик кызыклы итеп әзерләгән булып чыкты. Алар, командаларга бүленеп, үзләрен осталыкта, тапкырлыкта, җитезлектә күрсәтте. Ярышларга старт бирелер алдыннан, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да бәйрәм белән котлады. 
- Без барыбыз да бер команда, Кайбыч районы файдасына эшлибез. Командабыз, чыннан да эшлекле, ә җирле үзидарәләр авыл халкы мәнфәгатен кайгырта. Бүгенге бәйрәм программасын төзүчеләргә, ярышларны оештыручыларга, анда катнашучыларга да рәхмәт. Ә сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм спорт белән шөгыльләнү - бу бик яхшы! - диде ул. 
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, һәрвакыттагыча, бу юлы да үзен оста комментатор итеп танытты.Ул арада спорт ярышлары белән таныштыра, әле эшчәнлекләре турында сөйләп ала, кызыклы хәлләрне дә искә төшерә. Ярышта алты команда - район Советы, башкарма комитетның уртак командасы һәм авыл җирлекләре командалары икән. Алар башта үзләре белән таныштырдылар, җыр-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Аннан соң капчык киеп йөгерделәр, дартс, яшел үләндә хоккей уйнадылар,таяклар белән йөгерү буенча эстафета ярышларында катнаштылар. Уенның төп җиңүчесе "Люди ИКС" (Совет, исполком сүзләреннән алынган) командасы булды. Анда гел яшьләр генә иде, чыгышлары да кызыклы, спорт ярышларында да аларга тиңнәр юк иде. Авыл җирлекләре арасында иң иҗади, максатчан, артист, дус, креатив командаларны билгеләделәр. 
- Бүгенге чараны оештыручыларга тирән рәхмәт. Чыннан да, рәхәтләнеп ял иттек, тагын да яхшырак эшләргә энергия алдык,- диде Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева.- Без, чыннан да, район башлыгының бердәм, дус командасы! Ярышта катнашучыларның барысы да җиңүче! Безнең арадагы дуслык җиңде! 
-Без яшьләр, көчле, я
 
-Без яшьләр, көчле, яңа җиңүләргә әзер!- ди әнә яшьләр лидеры Зөһрә Лотфуллина да. 

Эш беткәч...ашарга ярый 

Спорт уеннары тәмамланып, Альберт Илгизәрович бүләкләр тапшыргач, барысы да табын янына җыелды. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та хезмәттәшләренә тагын да нәтиҗәлерәк эш, авыр һәм мактаулы эшләрендә яңадан-яңа уңышлар теләде. 
Самавырлар кайнап чыккан, мәтрүшкәле чәй әзер. Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗановның уха пешерү остасы икәнен белә идек инде, бу юлы да тәмле шулпа белән сыйлады. Ә аш-су остасы Флера Шәмсетдинованың пылавы үзбәкләрнекеннән бер дә калышмый. Учакта казан асып, йөздән артык кешегә җитәрлек итеп пылау пешерү бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел ул. Олы көн - Пасха узганга әле берничә генә көн бит, шуңа да төрле төскә буялган йомыркалар өстәл тулы. Рус, чуваш, керәшеннәребез татар дусларын әнә шулай сыйлады. Менә шушы гади генә күренештә дә Кайбычта төрле милләт вәкилләренең дуслыгы ачык чагылыш таба. Безгә экстремизм, терроризм, милләтара ызгышлар кебек ямьсез күренешләр ят. Хәер, муниципаллар үзләре дә моңа юл куймау, халыклар дуслыгын ныгыту буенча максатчан эш алып бара. 
Җирле үзидарә хезмәткәрләре әнә шулай рәхәтләнеп ял итте ул көнне. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев