Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте

Казан федераль университетының Николай Лобачевский исемендәге лицее волонтерлары күптән түгел үтеп киткән Ватанны саклаучылар көне һәм якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан өлкән яшьтәге дуслары белән очрашты. Әлеге җырлы-моңлы очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да катнашты.

Иң элек бу йортта яшәүче апаларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин язның беренче бәйрәме белән тәбрикләде. Ул, изге теләкләрен ирештереп, аларның барысына да лалә чәчәкләреннән ясалган букетлар тапшырды. Аннары сүз лицейчыларга бирелде. Казан дәүләт федераль университеты ректоры, бу төбәктән Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Илшат Гафуров инициативасы белән лицей укучыларының интернат-йортка бәйрәм концерты белән килүе матур традициягә әйләнде. Бу юлы да алар бүләккә җыр-биюләрдән торган эчтәлекле программа, ә күчтәнәчкә тәм-томнар тутырылган пакетлар алып килгән, биредә гомер итүче һәр кешегә аерым котлау открыткалары әзерләгәннәр.


- Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең яныгызга һәрвакыт бик теләп киләбез. Укучыларыбыз кайчан барабыз дип кенә торалар, - диде лицей директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Олег Романенко. - Яз – иң матур ел фасылы, бөтен табигатьнең йокыдан уянган мәле. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек телим. Исән-сау булсагыз, без сезнең яныгызга алга таба да менә шулай килеп торырбыз. Шулкадәр ияләштек үзегезгә, туганнарыбыз кебек якын кешеләребезгә әверелдегез. 
Сәләтле балалар һәм яшьләр күп шул хәзер, камилләшү өчен мөмкинлекләр дә җитәрлек. Берсеннән-берсе чибәр, талантлы яшьләргә сокланып туймаслык. Лицейның "ЛиМоНад" ансамблендә дә әнә шундыйлар тупланган. Республика гына түгел, Халыкара конкурсларда да җиңә, лауреат һәм дипломант була алар. Ансамбльнең кечкенәләр һәм зурлар төркеме әби-бабайларга татар һәм рус телләрендә җырлар бүләк итте. Нинди генә уен коралларында уйнамый үзләре! Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтәләр. Апалы-сеңелле Полина һәм Александра бу юлы да саксофонда уйнап сокландырды. Таныш моңнарны ишетеп, яшьлекләрен күз алдыннан кичереп утыручылар да булгандыр. Биючеләр дә өздерде генә, хәрәкәтләре күз иярмәслек җитез, үзләре мөлаем, матур. 
- Яшьләрнең өлкән буын вәкилләрен кайгыртулары мактауга лаек күренеш. Сез бәйрәм саен, елга берничә тапкыр интернат-йортка килеп, әби-бабайларга шатлык бүләк итәсез. Укуыгызда уңышлар телим. Сезгә дә, лицей җитәкчелегенә дә, шундый инициатива белән чыккан Илшат Гафуровка да рәхмәт, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. 
Чулпан Камалиеваның да талантлы яшьләргә әйтер сүзе бар иде. 
- Сез шушы йортка үзегез белән яз, яшьлек, шатлык һәм елмаюлар алып киләсез, - диде ул. - Әби-бабайлар сезне ярата, көтеп ала. Сезнең белән белән очрашкач, аларның кәефе күтәрелә, сәламәтлеге яхшыра, дөньяга башка күзлектән карый башлыйлар. Рәхмәт сезгә!
Укучыларга әби-бабайлардан да ихлас теләкләр яңгырады. 
- Егетләр-кызлар! Безнең дә сезнең сыман чәчәк кебек матур, яшь чагыбыз бар иде. Нишләтәсең, һәркемнең язмышы үзенчә языла. Безне хөрмәт итеп килеп, күңелләребезне күтәргәнегез өчен рәхмәт. Укуыгызда уңышлар насыйп булсын. Гомерегез озын булсын, аны заяга уздырмагыз! - иде һәрвакыт изге теләкләрен юллап торучы Мансур абый Зарипов. 
Очрашу азагында Альберт Рәхмәтуллин һәм интернат-йорт директоры Альбина Гыйләҗева коллективта хезмәт куючы гүзәл затларны да якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев