Кайбычның яшь армиячеләре Россиядә Хәрби дан көне һәм Танкистлар көне уңаеннан Казанга барды
Районыбыз мәктәпләрендә "Яшь армиячеләр" отрядлары оештырылгач, укучылар тормышы тагын да җанланды. Алар төрле бәйге- конкурсларда, спорт ярышларында еш катнаша, республикабыз шәһәрләренә патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән экскурсияләргә баралар.
Районда "Яшь армиячеләр" хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов Колаңгы һәм Борындык төп мәктәпләренең яшь армиячеләр отрядлары өчен үзенчәлекле бүләк ясады - Казан шәһәренә экскурсия оештырды Әлеге сәяхәт 8 сентябрьдә билгеләп үтелгән Россиядә Хәрби Дан көне һәм бүген үткәрелүче Танкистлар көне уңаеннан оештырылды. Армия сафларында танкист булып хезмәт иткән район газетасы журналисты Мингазиз Сөнгатуллин да барды. Укучылар Казан танк училищесы музее, Казан ярминкәсенең "Россия - минем тарих" мультимедиа тарихи паркы һәм Татарстан Республикасы Милли музее белән танышты. Бу хакта газетабызның киләсе саннарының берсендә тулырак таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев