Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның яшь армиячеләре Яшел Үзәндәге суднолар төзү заводында булды

Кече Мәме төп мәктәбенең “Пульс”, Олы Урсак төп мәктәбенең “Патриот” яшь армиячеләр отрядлары Яшел Үзән шәһәрендәге А. М. Горький исемендәге суднолар төзү заводында булдылар.

Менә берничә ел инде районда яшь армиячеләр хәрәкәтенең штаб начальнигы Илһам Хөснетдинов мәктәпләрдәге яшь армиячеләр отрядлары өчен төрле мавыктыргыч экскурсияләр оештыра. Узган елларда яшь армиячеләр Казан шәһәрендәге танк училищесында, Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьта булганнар иде. Бу юлы да укучыларны мавыктыргыч экскурсия көткән икән. 
Заводта безне заводның яшьләр оешмасы рәисе Дмитрий Анисимов каршы алды һәм озатып йөрде. Укучылар башта заводның музеенда, аннан соң төрле цехларда корабльләр төзү барышын башыннан азагына кадәр карап чыктылар. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев