Кайбычның яшь сәхнә осталары “Йолдызлык” фестиваленең суперфиналында катнашачак
Кайбычның яшь талантлары «Йолдызлык» фестиваленең Чүпрәледә узган зона турында катнашты.
Район этабында уңышлы чыгыш ясаган 49 бала хореография, нәфис сүз, вокал номинацияләрендә сәхнә осталыкларын күрсәтте. Шул ук көнне кич зона этабының гала-концерты үтте. Анда суперфиналга үткән балаларның исемнәре дә игълан ителде.
Ике көн буе дәвам иткән зона турында Иделаръягының җиде районыннан килгән балалар сәхнә осталыкларын күрсәтте. Дулкынлансалар да, шатланулары йөзләренә чыккан. Барысы да матур сәхнә костюмнарыннан. Сәнгать җитәкчеләре, кайберләренең әти-әниләре дә янәшәдә, балаларга уңышлар тели. Безнекеләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова да көч биреп торды.
Сайлап алу туры безнең йолдызчыклар чыгышы белән башлады. Сәхнәдә – Олы Кайбычтан Наилә Батанова. “Йолдызлык”та беренче тапкыр гына катнашса да, адымнары ныклы. Олы Кайбычтан Нәргизә Хәялиева да фестивальдә тәүге адымнарын ясый. Балалар бакчасына йөрү белән беррәттән, ул сәнгать мәктәбендә дә белем ала. Олы Кайбычтан Макаров Никита, Хуҗа Хәсәннән Екатерина Матвеева балалар сәнгать мәктәбендә музыка серләренә төшенә. Алар фестивальдә берничә ел рәттән катнаша. Олы Кайбыч кызы Гөлназ Гайнуллина да кечкенәдән “Йолдызлык”та, яулаган уңышлары байтак. Иске Чәчкаб авылыннан Ралинә Әдиятуллина һәм Ясминә Кәлимуллина исемнәре дә безгә яхшы таныш. Бу сәләтле кызлар аерым да, дуэт булып та, “Салават күпере” вокаль ансамбле составында да чыгыш ясый. Кече Мәмедән Әнисә Хәйретдинова, Хуҗа Хәсәннән Даниил Галләмов та кечкенәдән сәхнә тота. Зона турында алар икесе дә бөтен күңелен биреп җырлады.
Нәфис сүз осталары да булдыра. Олы Кайбычтан Алинә Гарифуллинаны гына күрегез, чын талант инде менә! Сәнгатьле итеп сөйләргә генә түгел, биергә дә оста ул. Максатчан, тырыш кыз алты яшеннән бию коллективында. Мәртәбәле жюри аның интонация белән сөйләвен, чыгышларының үзенчәлекле, матур эчтәлекле булуын ассызыклаган. Мондый текстларны аңа җитәкчесе Рамилә Әбләзова икән. Алинә Гарифуллина зонада өченче урынны яулады. Биш яшьлек энесе Рәмзил дә быел “Йолдызлык” үрләрен яулый башлаган. Ул да, “Конферанс” номинациясендә катнашып, өченче урынны алды. Җитәкчесе Рамилә Әбләзова әйтүенчә, Рәмзил сәхнәгә чыгарга атлыгып тора. Үзен ышанычлы, иркен тотуы, тамашачы каршында югалып калмавы белән жюрида соклану уятты ул. Олы Кайбычтан Мәликә Ибраһимова да – яңа йолдызчык. Дүрт яшь кенә әле үзенә, киләчәктә аннан оста алып баручы чыгарга охшап тора. Алия Айзатуллова, Илсинә Сафина һәм Илназ Галиуллин, Айсылу Насыйбуллина, Сабина Курмаева һәм Альбина Гыйләҗева, Анастасия Андреева һәм Дмитрий Грошев та “Конферанс” номинациясендә чыгыш ясады.
Биючеләребез дә сынатмады. Төркия сәхнәләрен яулап кайткан, исеме районнан читтә дә мәгълүм “Авыл Денс” халык бию коллективы быел да уңыш яулады. Алар Урмай татарлары бию белән зонада беренче урынга чыкты!
- Бу биюне без Чувашия татарлары лидеры, Комсомол районы Урмай авылының данлыклы “Мишәр” фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе булган Фәрит Гыйбатдиновның якты истәлегенә багышладык, - диде коллектив җитәкчесе, Рамилә Әбләзова. - Бу ансамбль, 2018 елда безгә “Кичке уен”га килгәч, Урмай татарлары биюе белән чыгыш ясады. Шул чагында ук ул миндә кызыксыну уятты. Фәрит абыйның вафатыннан соң, аның иҗаты югалмасын дип, рөхсәт сорап, биюләрен дәвам итәргә булдык. Татарстанның атказанган артисты, “Мишәр” ансамбле солисты Илдус Шәйдуллиннан музыкасын сорап алып, хореографыбыз Алгиз Фәйзуллин белән бергәләп, әлеге биюне балаларга өйрәттек.
Призлы урыннар яулаган егет-кызларыбызга зона этабының гала-концертында дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алар Казан шәһәрендә узачак суперфиналда катнаша. Очрашу фестивальнең традицион «Кояш дискотекасы» белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев