Кайбычның яшь талантлары джаз дөньясына сәяхәт кылды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан район мәдәният йортында Татарстан Республикасының Филармония джаз-оркестры чыгыш ясады. Әлеге проектның сәнгать җитәкчесе – якташыбыз Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтова.
Джаз оркестры Кайбычка беренче тапкыр биш ел элек килгән булган. Ул чагында Лидия Әхмәтова балаларга тере музыка тыңлатасы, аларда сәнгатькә карата зур кызыксыну уятасы килүен әйткән булган.
“Джаз дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән концертка районның төрле мәктәпләреннән укучылар килгән иде. Алар, тылсымлы әкият геройлары Белмәмеш һәм Фея белән бергәләп, джаз оркестры тарихы, уен кораллары, традицион һәм заманча джаз әсәрләре белән таныштылар, яраткан көйләренә кушылып җырладылар һәм музыкаль сораштыруларда катнаштылар.
Шул ук көнне музыкантлар олылар алдында да чыгыш ясады. Программа барышында рус һәм татар композиторларының джаз эшкәртүендәге әсәрләре, популяр эстрада һәм джаз музыкасы, татар эстрадасы йолдызлары Лидия Әхмәтова һәм Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев, шулай ук яшь артистлар – Динара Шәрәфетдинова, Марина Усманова һәм Элина Сафина башкаруындагы җырлар яңгырады. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Сергей Васильев саксофонда уйнады. Динар Шәрәфетдинов якташыбыз Рифкать Гарифуллин сүзләренә язылган “Авылым – туган җирем” җырын башкарды. Бу җырның көен Лидия Әхмәтова иҗат иткән.
Соңыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин артистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларга иҗат уңышлары теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев