Кайбычның җырлы гаиләләре район мәдәният йортында сәхнә тотты
Районыбызда сәхнә тотарлык тырыш, үрнәк гаиләләр бихисап. Һәр гаилә – үзе бер сандык, йөзек кашы ул. Күптән түгел булып узган «Әниләр һәм бәбиләр» концертында шул сандыкларның берничәсе сәхнәдә ачылды.
Иске Чәчкабтан Лилия һәм Илдус Хөсәеновлар гаиләсен белмәгән кеше юктыр, булса да, бик сирәктер. Биш бала үсүче бу гаиләдә барысы да сәнгатькә гашыйк. Бер-берсенә игезәкләр кебек охшаш Ләлә һәм Илгизә исемле кызлары, әниләре Лилия ханым белән кулга-кул тотынып, «Рәхмәтлемен Ходаема» дип җырлады.
Бәрлебашыннан әниле-уллы Гүзәл һәм Фирнат Өметбаевлар да матур җырларын бүләк итте. Алар янына сәхнәгә гаилә башлыгы Фәнис, уртанчы һәм кече уллары Фәнил белән Рәдиф тә күтәрелде. Өметбаевлар гаиләсендә тагын бәби көтәләр әле. Бәхете белән тусын ул сабый! Иске Чәчкабтан тагын бер җырлы гаилә концертның матур бер бизәге булды. Резедә һәм Ильяс Хисамовлар үзләре кебек мәхәббәтлеИлсөя һәм Инсаф исемле ике бала үстерә. Федоровскоедан Динара Галиуллинага сүз бирелгәч, зал бер мәлгә тын калды. Динара «Татар кызы – 2018» бәйгесенең зона туры җиңүчесе. Мөлаем, сылу кызның әти-әнисе Гөлнара һәм Рөстәм Галиуллиннар да бәйрәм кунагы булды. Олы Кайбычта яшәүче Роза һәм Илдар Җәләлетдиновлар «Гаилә нык булсын өчен, бер-береңә юл куеп, аңлашып яшәргә кирәк» ди. Кызлары Азалия җырлаган чагында аңа көч биреп тордылар.
Әлеге гаиләләргә истәлекле бүләкләр, әниләргә чәчәк бәйләмнәре тапшыр—ган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да бәйрәм белән котлады, Кайбычта гаиләләрнең күп булуын, сабыйларның да ешрак тууын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев