Кайбычта 2021 елгы хоккей сезоны ябылды
Бүген “Кайбыч” боз мәйданында 2021 елгы хоккей сезонын тантаналы төстә яптылар.
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашты, яшь хоккейчыларны, аларның тренерларын бу сезонда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады.
Тантана барышында Олы Кайбыч урта мәктәбенең 2010-2011 елгы укучылары ике командага бүленеп хоккей уйнадылар. Нәтиҗәдә Кайбыч 1 командасы Кайбыч 2 командасын 2:0 исәбенә җиңде.
Бүләкләү тантанасында спорт мәктәбе директоры Фәнил Миңнуллин сезон дәвамында төрле яклап ярдәм күрсәткәннәре өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, “Заман” төзелеш җәмгыяте җитәкчесе Равил Җәләлиевка олы рәхмәтен белдерде.
Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында районның барлык хоккей командаларын бу сезонда уңышлы чыгыш ясаулары белән котлап, Фәнил Миңнуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүче, ачык боз мәйданында уйнаучы командалар арасында республика буенча 3 урынны яулаган Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары командасына медальләр тапшырды. Ә Илдус Вәлиуллин кул асында шөгыльләнүче 2010-2011 елгы укучылар командасына Равил Җәләлиев яңа хоккей формалары бүләк итте, медальләр тапшырдылар.
Соңыннан тантанада катнашучыларны пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев