Кайбычта "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары сайлауда актив катнаша
Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җәмгыятьтәге хатын-кыз проблемалары, гаилә, кызлар тәрбиясе, онытылып килүче гореф- гадәтләрне кире кайтару юнәлешендәге зур эшләрне чынга ашыра.
“Ак калфак”ның Кайбычтагы җитәкчесе - “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева әйтеп узганча, аккалфаклылар барлык чараларда да актив катнаша, шул исәптән, сайлауларда да.
- Без сайлаулардан да һич кенә дә читтә кала алмыйбыз. Чөнки ТР Дәүләт Советына сайланган депутатлар белән бергәләп хәл итәсе мәсьәләләребез бар. Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан роле бик зур, алардан башка дөнья гамьсез. Ана һәм бала сәламәтлеген, туган телебезне саклау буенча хәл итәсе проблемаларыбыз шактый күп әле. Шуңа да без мөнбәргә эшлекле депутатлар сайлануын телибез,- диде Җәмилә Сәгыева Олы Кайбычтагы сайлау участогында.
Кайбычта туган телебезне, әби-бабайлардан килүче гореф-гадәтләр, милли моңнарыбызны саклау, балаларыбызны милли рухта тәрбияләү буенча төрле чаралар еш үткәрелә, дини тәрбиягә дә игътибар зур. “Ак калфак” оешмасы әнә шул эшләрнең башында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев