Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эше бара

Хәзерге кыйммәтчелек заманында булган техниканың кадерен белеп эш итү зарур. Районыбыз игенче- механизаторлары кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау, ашлык урып- җыю, терлек азыгы хәзерләү техникасын кышкы саклыкка куялар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Тимергалиев хәбәр иткәнчә, районда барлыгы 78 данә чәчкеч, 3 чәчү комплексы, 55 культиватор, 1776 тырма исәпләнә. “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалының Багай бүлекчәсе механизаторлары да авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлау белән шөгыльләнә. 
- Урып- җыю төгәлләнүгә комбайннарны Ульянковода, “Акрос” комбайны җыйгычларын Багайда кышкы саклыкка куйдык. Безнең бүлекчәдә өч чәчкеч, ике культиватор, 123 тырма бар. Чәчкечләрне, тырмаларны ремонтлауга 12 октябрьдә керешкән идек. Чәчкечләрне механизаторлар Хәмзә Мохтаров белән Ильяс Сагунов төзәтә. Ә тырмаларны тимерче Борис Усанов, эретеп- ябыштыручы Раил Гыйльманов һәм механизатор Алексей Иванов ремонтлый. Алар көненә 4- 5 тырма ремонтларга өлгерә, - диде Багайдагы машина- трактор паркы мөдире Юрий Кочнев эш барышы белән таныштырып. 
Ремонтчылар барысы да тәҗрибәле, үз эшләрен белеп, сыйфатлы башкаралар. Көннәрнең әлегә җылы саклануы ремонтны тулы көчкә алып барырга мөмкинлек бирә. Салкыннан да куркасы юк, чәчкечләр ремонтлау бүлмәсендә тимер мич тора, салкын булса, ягып җибәрәләр. Ә тырмалар ремонтланучы тимерчедә һәрвакыт җылы. Ремонтны декабрьгә кадәр төгәлләргә уйлый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев