Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта балалар Сабантуе гөрләде

Кайбычта балалар өчен мондый Сабантуйның әлегә кадәр үткәрелгәне юк иде әле.

 Район үзәгендәге милли бәйрәмебез уза торган мәйданга барлык мәктәпләрдән дә меңнән артык бала җыелган иде. Башка елларны укучылар 19 май- Пионерлар көнендә шулай җыелып, рапортлар бирешеп, төрле уеннарда катнашып, дуслык учагы кабызып, соңыннан үзләре алып килгән ризыклар белән сыйланып кайтып китә иде. Әйтмим, бу да күңелле чара булгандыр. Ә быелгысына, 1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә үткәрелгәненә, гаҗәпләнүләренең чиге булмады. Барлык авыллардан килгән төрле милләттәге меңнән артык баланы үзенә җыйды ул. 
Кайбычның Сабантуе урынына әллә кайларда курортларда ял итүчеләр дә кызыгырлык: чип-чиста, яшеллек, нинди генә кошлар сайрамый, һавасы саф, янында гына җәйге кызуда сусавыңны басарлык чишмә челтери, Бәрле елгасы ага, мәйдан яңартылган, рәт-рәт утыргычлар тезелгән, сәхнәсе дә яңа, балалар мәйданчыгы, спорт мәйданы да бар. Бәйрәмгә килгән балалар да менә шушы матурлыкта и рәхәтләнде лә соң ул көнне! Өстәвенә, күрше Чувашиядән килгән төрле аттракционнар эшләде, сатучылар да балалар яраткан тәм-том, уенчкларны гына алып килгән, Җиңү көнендә пешерелә торган солдат боткасы, чәй белән бушлай сыйладылар. Зурлар Сабантуеннан бер дә ким булмады ул. Балалар бәйрәме халык уеннары, спорт ярышларына гына кайтып калмады. Быел оештыручылар аны Татарстанда игълан ителгән Эшче һөнәрләре елына багышлаган. 
Бәйрәмне алып баручылар- Олы Кайбыч һәм Ульянково мәктәпләре укытучылары Гөлинә Габдрахманова белән Айрат Кәлимуллин да микорфоннан укучыларга шул хакта сөйли. 
-WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионаты (Ворлдскиллс) быел 22-27 август көннәрендә Татарстан башкаласы Казанда уза. Еллар үтәр һәм менә нәкъ менә сез иң матур йортлар төзерсез, яңа планеталар ачарсыз, дөньядагы иң тәмле тортны пешерерсез, иң куркыныч авыруларны да дәвалый алырлык яңа дарулар уйлап табарсыз, кием тегү осталыр булырсыз,- ди Гөлинә апалары. 
-Эшче куллар чемпионаты- масштаблары буенча тиңе булмаган ярыш 69 илдән эшче һөнәр белегечләрен җыячак, аларның һәрберсе иң яхшы исем алу өчен көрәшәчәк,- дип дәвам итте Айрат абыйлары. 
Укчыларны котлау өчен сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысын да, сез булдыклы балалар, дип мөрәҗәгать итте. 
- Сез тыныч илебезнең бәхетле балалары,- диде ул.- Һәр көнегез бүгенге шатлыклы көндәге кебек мәгънәле, бәхетле узсын. Балалар Сабантуен менә шундый итеп күрсәм килгән иде, бу -минем күптәнге хыялым. Район, республика бәйгеләрендә актив катнашып, үзегезнең белемгә омтылышыгызны күрсәтәсез, сез булдырасыз! Укытучыларыгызга, сезне төрле һөнәрләргә өйртәтүче остазларыгызга зур рәхмәт. 
Район башлыгы "21 гасыр Кулибиннары" олимпиадасы җиңүчеләре әзерләгән өчен "ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Сирин Гарифуллинга, олимпиадага робот техникасы буенча укучылар әзерләгән педагог Марат Вәлиевка бүләккә сертификатлар тапшырды. Ульянково, Борындык мәктәпләренең яшь армиячеләр хәрәкәте координаторлары Татьяна Развалова, Наилә Хуҗинага Татарстан хәрби комиссарының, бу хәрәкәтнең оештыру штабы белгече Алинә Батановага Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссарының Мактау кәгазьләрен тапшырды. Сәхнә түрендә спорт буенча төрле бәйге-фестивальләрдә, профилактика отрядларында, өстәмә белем юнәлешендә, "Мәдәни көндәлек" бәйгеләрендә җиңгән алтмышлап укучы бүләкләнде. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да бу укучылар белән горурлануын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев