Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта бер көнне ике ярминкә үткәрелә. Ярминкәләр – авыл халкы өчен зур бәйрәм ул

Бу атнаның якшәмбесендә район үзәгендә зур ярминкә үткәрелә.

 Олы Кайбычта почта элемтәсе узелы каршындагы мәйданда узучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә район халкына киң ассортиментта ашлык, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт, икмәк-күмәч әйберләре, шулай ук печән һәм салам тәкъдим ителәчәк. Ашлык, печән, саламга территориаль үсеш бүлегенә 2-14-29 телефоны аша алдан заказ бирергә мөмкин.
Бу көнне балалар сәнгать мәктәбе янындагы мәйданда мәктәп укучыларының «Көз нигъмәтләре –2019» дип исемләнгән ярминкәсе дә уза. Анда мәктәп бакчаларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, алардан әзерләнгән кайнатма, салатлар һәм башкасын сатып алырга була.Ярминкә 29 сентябрьдә 8:00 сәгатьтә башлана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев