Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта битлек режимы саклануын даими тикшерәләр

Коронавирус йогышлы авыруына бәйле хәл киеренке кала.

Шул ук вакытта республиканың сәламәтлек саклау системасында тотрыклылык күзәтелә. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә белдерүенә таянып, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте.

Республикада Covid-19 инфекцияле кешеләр саны арта бара. Әлегә зур чикләүләр кертергә уйламыйлар. Вирус таралуына барлык санитар таләпләрне төгәл үтәгәндә генә чик куярга мөмкин.
«Битлек кияргә, кулларны даими рәвештә сабынлап юарга һәм антисептик белән эшкәртергә, социаль дистанцияне сакларга кирәк», – диде Рәмис Рафисович.
Санитар-эпидемиология чараларның төгәл үтәлешен тәэмин итү буенча район полициясе хезмәткәрләре зур эш башкара. Полиция начальнигы урынбасары Гомәр Минһаҗев сүзләренә караганда, ноябрьнең беренче ункөнлегендә битлек режимын бозган 16 кешегә беркетмә төзегәннәр. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле районның 420 кешесе административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев