Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта бәрәңге бакчаларына су сибүчеләр башкаларны сусыз калдыра

Җәй җиткәч, кайбер авыллардагы урамнарда су белән тәэмин итү проблемасы килеп туа.

Югыйсә, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев редакциягә хәбәр иткәнчә, Кайбычта су ел әйләнәсенә җитәрлек. «Коры, кызу вакытта су бетә икән, бу инде вөҗдан проблемасы. Ягьни, кемнәрдер бер тамчы суга тилмергән вакытта, икенчеләре көн-төн бакчасына су агыза, башкалар турында уйлап та карамый»,– диде ул.
Җәйнең иң челлә вакытында өйдә су булмау безгә бик күп кыенлыклар тудыра, ә менә район үзәк сырхауханәсе өчен бу чын мәгънәсендә зур трагедия. Бигрәк тә хәзерге коронавирус шартларында. Врачлар кулны мөмкин кадәр ешрак юып торырга киңәш итә, шул ук вакытта краннан су килми. Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина безгә болай диде:
– Чыннан да, бездә дә су белән проблема булып алды. Бүгенге көндә коллективта 60лап медицина хезмәткәре эшли, иллеләп авыру дәвалана.  Суның бетеп торуы барыбызның да үзәгенә үтте. Коронавирус шартларында без дезинфекцияләрне дә еш үткәрергә тиешбез. Су булмаса, аны теләсәң дә, үткәреп булмый. Шуңа да авыру таралу куркынычы арта. Бездә дәваланучы бер авыру, хәтта, Кайбыч муниципаль районының интернет-приемныена да, урамда бик кызу, нигә су юк икән соң ул, дип шикаять язган. Медикларга гына түгел, авыруларга да бик кыен. Чөнки икешәр атна стационарда дәваланалар, юына да алмыйлар, санузел эшләми. Су төнге сәгать икедән дүрткә кадәр бераз булып ала да, кабат туктала. Шуннан соң, күрәсең, бакчаларына су сибүчеләр насосларын яңадан чыгып кабызалар. Бөтен башнялар, җайланмалар су белән даими тутырылып тора, югыйсә. Торак-коммуналь хуҗалыгына да мөрәҗәгать иттек. Проблемага бәйле рәвештә без үзебез дә насосны алыштырырга булдык, ике насос алып куйдык. Хәзерге вакытта тәүлек әйләнәсе су бар. Авыл халкына әйтәсе килгән сүзем шул: зинһар өчен суны тиешенчә генә кулланыгыз әле. Су сиптерү җайланмаларыгызны  сүндереп торып, үзегезне безнең урынга куеп карагыз. Без авырулар гомере өчен көн-төн көрәшбез, су булмау өстәмә авырлыклар китереп чыгара. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев ватсаптагы төрле группалар аша халыкка мөрәҗәгать иткәч, авыл халкы бырыбер колак салды. Шул мөрҗәгатьтән соң, су берөзлексез килә башлады. Безне сулы итүдә катнашучыларның барысына да рәхмәтемне белдерәм.
Ә Рәмис Хәялиевның мөрәҗәгатендә мондый юллар бар иде:
– Мөхтәрәм кайбычлылар! Мин сезгә үзәгебезгә үткән су проблемасы буенча мөрәҗәгать итәм. Олы Кайбычта үзәк сырхауханәдә, авылның югары өлешендә урнашкан урамнарда инде ничәнче көн бер тамчы су юк. Врачлар, шәфкать туташлары, авырулар зар елый. Бөтен башняларга су көне-төне тутырыла, әмма барыбер су җитми. Ул ун скважина куйсаң да җитә алмас, чөнки гражданнар бакчаларына, бәрәңге, чөгендерләренә, люцернага контрольсез су агызалар. Авылдашлар, зинһар, туктатыгыз әле бу башбаштаклыкны. Авырулар, башкалар турында уйлагыз, акылыгызга килегез. Суны үлчәмичә агызу – табигать байлыгын исраф итү ул. Шушы иң матур авылыбызда матур итеп, дус булып яшик әле. Иң мөһиме – кеше рәнҗешеннән куркыгыз.
Ватсапта фикер алышуларга бик күпләр кушылды. Чөнки барысының да үзәгенә үткән проблема бу. Гыйсмәтуллин урамында яшәүче Эльвира Заһидуллина да зарын җиткерде. Ул укучыларыбызга башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары буларак таныш.
– Аңлыйм, бакчада алмагачка да, карлыганга да, бәрәңгегә дә су сибәсе киләдер. Безнең агачлар гына башка төрледер инде ул, су сипмәсәң дә җимеш бирә. Минем теләгем бик гади: краннан юынырлык кына булса да су аксын иде. Төнгә будильник куеп ятам, ул шалтыраган саен, су килмәдеме икән дип, кранны ачып карыйм. Җәй айларында сусызлыктан интегүче урамда яшәвемә мин гаепле түгелдер бит инде. Әби-бабайларым шунда гомер кичергән. Мин бары тик аскы урамнарда яшәүчеләр арасында комсызлар булуына борчылам. Бүген су иртәнге бишенче яртыда килде. Су басымы түбән булгач, кер машинасы да эшләми. Безнең дәү әни комганына да артык су салмый иде, тамчысы өчен дә тегендә җавап бирергә туры киләчәк дияр иде.
Район торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе директоры Фәннүр Зиннуров фикерен дә тыңладык.
– Безнең төп бурыч – авыл халкын һәм оешмаларны өзлексез су белән тәэмин итү, – диде ул. – Суүткәргечләрне даими ремонтлап торабыз. Җәйге чорда суга кытлык булмасын өчен, үзәкләшкән тәртиптә һәр йортка счетчик урнаштыру ягында мин. Каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча районда тәртип урнаштырылды бит. Алайса, суга айлык акчасын түләп, аны кирәгеннән артык кулланалар.
Олы Кайбычта дәүләт ярдәме белән бирелгән йортта ялгызы гына яшәүче өлкән яшьтәге Хәтирә әбигә дә сусыз яшәве рәхәт түгел. Запаска су җыю өчен 20 литрлы канистра сатып алган. Көянтә асып, чишмәгә барган чаклары артта калган шул инде. Шуңа да бер-беребезне хөрмәт итеп яшәсәк иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев