Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта егетләрне армиягә озату тантнасы узды. Фотолар

Көзге чакырылышта армия сафларына алынучы егетләрне тантаналы төстә озату кичәсенең монысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

Төрле авыл җирлекләреннән җыелган егетләр һәм аларның әти-әниләре катнашындагы тантана район Совеытының актлар залында башланды да, кафеда табын артында узды. Булачак солдатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Илшат Паймурзин, “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчесе Илхам Хөснетдинов, совет гаскәрләре сафында Германиядә хезмәт иткән Хәбир Нәбиуллин, биш ел элек хәрби хезмәтен үтәп кайткан, хәзер балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе директоры булып эшләүче Динар Гатауллин котлады. Альберт Илгизәрович әйтеп узганча, бер ел вакыт сизелмичә дә узып китәр, Ватан алдындагы бурычны намус белән үтәп, исән-сау туган якларга кайтырга язсын. Бу хакта газетабызның алдагы санында тулырак таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев