Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта елның иң яхшы укытучыларын ачыкладылар

Бөтенрәсәй һөнәри осталык бәйгесе булган “Ел укытучысы”, “Иң яхшы татар теле укытучысы” һәм “Педагогик дебют” конкурсларында финалга чыккан укытучыларны бүләкләү тантанасына килгәч, сәхнә түрендәге эмблемага игътибар иттем.

Аның уртасында безгә бөтенләй таныш булмаган пеликан, ул янына җыелган кошчыкларын туендыра. “Ел укытучысы” бәйгесенең символы итеп ни өчен нәкъ менә пеликанны сайлаганнар соң? Россия күләмендә җиңүчегә дә бүләк сыйфатында пеликанның бәллүр фигурасын тапшыралар. Баксаң, әлеге горур кош гомер-гомергә шәфкатьлелек, якыннарың хакына үз-үзеңне корбан итү, ата-ана мәхәббәтен чагылдыра икән. Эмблемадагы канатларын җәйгән кош, башын күкрәгенә таба иеп, балаларын балык белән генә түгел, ә томшыгы белән тәнен тишеп, каны белән дә туендырырга тырыша. Пеликан фигурасы, конкурс символы буларак, укытучыларны укучыларына карата шәфкатьле булырга, алар өчен янып-көеп эшләргә, киләчәкне кайгыртырга, балаларны үз мисалында яшәргә өйрәтә.
Хезмәтләрен яратып, аңа иҗади якын килеп эшләүчеләрне ачыклау, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен тарату мак сатындагы бәйгенең район туры 25-27 гыйнварда Олы Кайбыч мәктәбендә узды. Финалга чыгучыларны да шушы мәктәптә хөрмәтләделәр. Тантана укучы кызларның педагоглара багышланган җыры белән башланып китте. “Укытучым, белем биреп, һәрчак алга әйдисең, күңелләрне күңелләргә җепләр белән бәйлисең”... Балаларга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә эшләүче педагогларга җылы хисләр белән сугарылган әлеге җырдан соң сүз алган мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин әлеге бәйгеләрнең районда ел саен актив узуын әйтте. “Бу бәйгеләрдә укытучылар туплаган тәҗрибәсе белән уртаклаша, осталыкларын күрсәтә, үзара аралашалар. Узган ел бәйгенең зона туры безнең районда узган иде. Быел конкурста 15 мәктәптән 19 укытучы катнашты. Кызганычка каршы, Бәрлебашы мәктәбе генә ике ел инде бу бәйгедә катнашмады. Бәйге вакытында укытучылар мастер-класслар, презентацияләр күрсәтте. Кайбыч укытучылары арасында үз эшләренең осталары булган педагогларның күплегенә тагын бер кат инандык”, – диде Илмас Илдарович.
Мәктәпләр тормышы белән һәрдаим кызыксынып торучы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин конкурста җиңүчеләргә тирән рәхмәтен белдерде, алга таба да укытучы һөнәренә тугрылыклы булып калуларын теләде. Укытучыларга аерым хөрмәт белән карый ул.
– Мин барлык педагоглар алдында түбәнчелек белән баш ияр идем. Сез бар белемегезне, тырышлыгыгызны киләчәге безне тәшкил итәчәк яшь буынга бирәсез. Замана белән балалар да үзгәрә. Хәзерге буын укучылары күпкә сәләтлерәк, зирәгрәк. Финалга чыгучыларның барысына да беренче урын бирер идем, әмма бәйгенең үз таләпләре. Хезмәтегезне яратып башкаруыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм, – диде Альберт Илгизәрович.
Җиңүчеләргә, лауреатларга дипломнар, акчалата сертификатлар, Кайбычның 30 еллык медальләре тапшырылды.
Быелгы ел Татарстанда Цифр лаштыру елы дип игълан ителде. Шуны искә алып, беренче урынны яулаучыларга планшетлар бүләк иттеләр. Бу бүләккә Хуҗа Хәсән мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Азат Раззаков, Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Хәмидуллина, башлангыч классларга белем бирүче Ләйсән Әбүбәкерова лаек булды.
– Мин яшь укытучылар өчен үткәрелгән “Педагогик дебют” бәйгесендә катнаштым һәм беренче урынга чыктым. Уку-укыту процессында куллану өчен бирелгән бу планшет, әлбәттә, минем алыштыргысыз ярдәмчем булачак, – диде Ләйсән Рәшитовна.
Укытучылар арасында үткәрелгән бәйгедә беренче урынны яулаучылар Тәтеш шәһәрендә узачак зона ярышында Кайбыч данын яклаячак.

“Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчеләре

1 урын – Азат Раззаков, Хуҗа Хәсән мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы;
2 урын – Ольга Бутрова, Федоровское мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
3 урын – Илнур Хәсәнов, Иске Чәчкаб мәктәбенең физкультура укытучысы.

Бәйге лауреатлары – Федоровское мәктәбенең музыка укытучысы Алсу Шихова, Кошман мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Резедә Сайранова.

“Иң яхшы татар теле
укытучысы” җиңүчеләре

1 урын – Алсу Хәмидуллина, Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы;
2
урын – Римма Васильева, Иске Тәрбит мәктәбе укытучысы;
3 урын – Резедә Хәйруллина, Кошман мәктәбе укытучысы.

Бәйге лауреаты – Сәвия Низаметдинова, Ульянково мәктәбе укытучысы.

“Педагогик дебют” җиңүчеләре

1 урын – Ләйсән Әбүбәкерова, Олы Кайбыч мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы;
2 урын – Ландыш Сабирова, Ульянково мәктәбенең химия, биология укытучысы;
3 урын – Анастасия Димитриева, Олы Подберезье мәктәбенең физика укытучысы.

Иске Тәрбит мәктәбенең яшь укытучысы Илзирә Гайзатуллина лауреат дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев