Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта елның иң яхшы укытучысын билгеләделәр

Һөнәри осталыкны ачыклау буенча Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче “Ел укытучысы”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгеләрендә катнашучылар Олы Кайбыч мәктәбенә җыелды.

Әлеге чара укытучы һөнәренең абруен тагын да күтәрү, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү, бүләкләү, яңа эш алымнары, алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу максатында ел саен үткәрелә.
Мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия бирүче укытучылар бар күңелен балаларга биреп эшли. Аларның барысы да бу бәйгедә катнашырга лаек, моның өчен тәҗрибәләре дә, осталыклары да җитәрлек. Бәйге башта мәктәпләрдә узган һәм анда 18 укытучы һөнәри осталыгын күрсәткән. Район этабында тугыз укытучы катнашты. “Педагогик дебют” номинациясендә Федоровское һәм Олы Кайбыч мәктәпләреннән ике укытучы, “Ел укытучысы” номинациясендә Федоровское, Иске Тәрбит, Кошман, Олы Кайбыч, Ульянково, Мөрәле һәм Колаңгы мәктәпләреннән җиде укытучы чыгыш ясады. Бәйгедә катнашу җиңел түгел. Үзеңнең яхшы педагог икәнлегеңне күрсәтү өчен аңа ныклап әзерләнергә кирәк.
Бәйгедә катнашучы укытучылар Олы Кайбыч мәктәбендә дәрес, мастер-класс күрсәтте. Теманы укучылар күңеленә барып җитәрлек итеп аңлатуларына жюри бәя бирде. “Мастер-класс” вакытында инновацион алымнарны ни дәрәҗәдә куллануларына игътибар иттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча “Педагогик дебют” номинациясендә беренче урынны Олы Кайбыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Әбүбәкерова, икенче урынны Федоровскоедан тарих укытучысы Константин Гущин яулады.
“Ел укытучысы” номинациясендә беренче урын Кошман мәктәбенең физкультура укытучысы Динар Гатауллинга бирелсә, икенче-өченче урыннарны Колаңгыдан математика укытучысы Гөлнара Закирова, Федоровскоедан инглиз теле укытучысы Ольга Бутрова бүлеште. Иске Тәрбит мәктәбенең математика укытучысы Андрей Соснин, Олы Кайбычтан рус теле укытучысы Лариса Куликова, Ульянково һәм Мөрәледән башлангыч сыйныфлар укытучылары Ольга Дорофеева, Миләүшә Хәсәнова бәйге лауреатлары булып танылды.
Елның иң яхшы укытучысы исеменә лаек булган Динар Гатауллинны оста педагог булуы өстенә милли көрәш буенча тренер, Сабантуе батыры буларак та беләбез.
– Бу бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуым. Спорт юнәлешендәге бәйгеләрдә катнашканым бар иде. Яшь педагог буларак, дөресен генә әйткәндә, озак еллар эшләп, тәҗрибә туплаган укытучыларны узып, беренче урынга чыгармын дип уйламаган да идем. Кошман мәктәбендә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләрен укыта башлавыма җиде ел. Бу җиңү алга таба тагын да яхшырак эшләргә стимул булып тора, – диде Динар Гатауллин. – Конкурска алай озак та әзерләнмәдем. Мәктәптә физкультура дәресен ничек үткәрсәм, бәйге барышында да шундый ук дәрес бирдем. Милли көрәш секциясендә укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә тартам. Араларында призлы урыннар алучылар да бар.
“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә Федоровское мәктәбеннән Гөлия Камалиева лаек булды. Олы Кайбычтан Ләйсән Баһавиева – икенче, Кошманнан Флүзия Сәлахова өченче урында. Олы Подберезье урта мәктәбенең татар теле укытучысы Римма Мухина конкурс лауреаты булды.
Бәйгедә катнашкан укытучыларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова тәбрикләде.
– Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин лауреатларга да сертификатлар тапшыру мөмкинлеген тапты. Киләчәктә дә сезгә уңышлар юлдаш булсын, – диде ул.
Аның бу теләкләренә мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да кушылды. Бәйге җиңүчеләренә, лауреатларга дипломнар, сертификатлар тапшырдылар.
“Ел укытучысы” номинациясендә 1-2 урын, ә “Педагогик дебют” һәм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә беренче урыннарны алучылар зона турында катнаша. Ул быел безнең районда Иделаръягы районнарындагы җиңүче педагоглар катнашында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев