Кайбычта Габдулла Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде
«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге VIII Халыкара шигырь сөйләүчеләр бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде.
Милли мирасны саклап калу, татар телен пропагандалау, заманча милли шигъриятне үстерү, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗатын активлаштыру максатында ел саен уздырылучы бәйгенең быелгысы «Ана – бөек исем» дигән исем астында узды. Анда районның барлык мәктәпләреннән өч төрле яшь төркемендә иллегә якын укучы катнашты.
Нәтиҗәдә, 1-4 класс укучылары арасында беренче урынны Борындык мәктәбеннән Резедә Гарәфиева яулады, икенче урынга Кече Мәмедән Айсылу Насыйбуллина, өченче урынга Иске Чәчкабтан Нәзилә Гыйрфанова лаек булды. 5-8 класслар арасында беренче урынны Федоровское мәктәбе укучысы Адилә Миңнуллина яулады, икенче-өчен-че урыннарда –Олы Кайбычтан Аделия Садыйкова, Олы Урсактан Азалия Сәлахова. 9-11 класслар арасында беренче урынны Федоровское мәктәбеннән Эльвира Хәмидуллина алды, икенче-өченче урыннарны Иске Чәчкабтан Илназ Шәмсетдинов һәм Чүти мәктәбеннән Марина Тараканова бүлеште. Призлы урын яулаган укучылар мәгариф бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде, катнашучыларга сертификат тапшырдылар. Беренче урынга чыгучылар район данын бәйгенең апрель аенда Казанда үтәчәк республика турында яклаячак.
Ләйсән Саттарова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев