Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр

Якынлашып килүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан район үзәгендәге кафеда тантана узды.

Гаилә коруларына быел 50, 55, 60, 65 ел тулган парларны мул табыннар артында хөрмәтләделәр. Изге теләкләрен юллап, аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. Ул 58 ел буе Бәрлебашы авылында үзара мәхәббәт һәм хөрмәттә яшәүче Рушания һәм Тукай Әскәровларга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшырды. Алардан бик күпкә яшь булган Энҗе һәм Ленар Баһавиевлар да тантананың хөрмәтле кунаклары булды. Олы Кайбычта яшәүче бу гаилә “Без тарихта эзлебез” республика конкурсының зона турында икенче урынны яулаган, төрле чараларда, бәйгеләрдә актив катнашалар. Альберт Рәхмәтуллин аларга да истәлекле бүләк тапшырып, рәхмәтен җиткерде.
Алып баручылар – район мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиядиева һәм Ләйсән Шамилова һәр парның кавышу тарихы һәм гомер юлы белән таныштырды. Аларның тормыш йомгагы әкрен генә сүтелә барды, матур мизгелләр презентациядәге фотоларда чагылды. Үзешчән артистлар – Илгиз Борһанов, Рәйсә Бикмуллина, Ленар Баһавиев, Анна Кучеева матур җырларын бүләк итте.
Гаҗәеп ямьле, ихлас, җылы бер бәйрәм булды ул. Кунаклар ныклы гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде. Мул табыннар артында, җыр-моң, уен көлке белән үткән бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Юбиляр парларның барысына да район башлыгының Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев