Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Җиңү көнендә һәйкәлләргә веноклар салдылар

Ел саен урам тутырып, транспарантлар күтәреп килүче кайбычлыларны үз эченә алган демонстранция белән башланып киткән Бөек Җиңү көне быел бик тыйнак узды.

 Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булган ветераннарыбыз да, ак яулыклы әби-апаларыбыз да юк иде анда. "Үлемсез полк"та күренмәде. Солдат боткасы да пешмәде. 9 Май тантаналарын өйдән чыкмыйча гына телевизордан карау мөмкинлеге бирелде. Бу бөтен авыл җирлекләрендә дә шулай булды. Авыл халкыннан башка гына үткән тантана район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның һәм азсанлы җитәкчеләрнең сугыш каһарманнары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә веноклар салуыннан башланып китте. Альберт Илгизәрович үзенең котлавында илгә Җиңү алып кайткан сугышчылар буыны, тынычлык хакына алны-ялны белми эшләгән тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларына тирән рәхмәтен җиткерде. Хәрби комиссар Илфак Паймурзинның да теләкләре аваздаш иде. Башка елларны парадта район мәктәпләренең барлык яшь армиячеләре дә катнашса, быел Олы Кайбыч мәктәбеннән генә чикләнгән күләмдә килгәннәр иде.
Шулай да Кайбыч урамнары буйлап, байраклар белән бизәлгән сугыш чорындагы кебек ике машина узды. Кайбыч ягы музее директоры Илдар Шакиров машинасына Альберт Рәхмәтуллин, хәрби хезмәтләрен Германиядә узган ветераннар утырган иде. Машинада 9 Май турында җырлар яңгыравына капка төбенә чыккан авылдашларыбыз аларны сәламләп, елмаеп озатып калды. Пандемия булуга карамастан, күңелләр шатлык белән тулы. Җиңү көненең әһәмияте беркайчан да югалмый ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев