Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта иң яхшы укытучыларга акчалата сертификатлар тапшырдылар

Яңа ел бәйрәме алдыннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычның иң яхшы укытучыларына акчалата сертификатлар тапшырды. Әлеге очрашуда укытучы һөнәренең мөһимлеге, уңышлы эшләү алымнары, рейтингны күтәрү өчен укучыларның олимпиадаларда, конкурсларда республика күләмендә җиңүенә ирешү һәм башкалар хакында сүз барды.

Район Советының актлар залында узган бу очрашуда укучылары яки үзләре район, республика күләмендә үткәрелгән төрле бәйге-фестивальләрдә җиңү яулаган педагоглар җыелган иде. Олы Кайбыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, мәсәлән, быел “Авыл укытучысы” республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе булды. Физкультура укытучылары –шушы ук мәктәптән Илдус Вәлиуллин, Ленар Сибгатуллин, Федоровскоедан Юрий Григорьев, Мөрәледән Фрат Җиһаншин, Иске Тәрбиттән Виктор Яковлев, Мәлкидән Александр Галкин укучыларының спорттагы һәм башка уңышлары өчен бүләкләнде. Иске Тәрбит мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Русова, математика укытучысы Андрей Соснин укучыларны үз фәннәре буенча БДИга әзерләү буенча беренче урынга чыккан. Хуҗа Хәсән мәктәбенең технология, рәсем укытучысы Светлана Бартязованың укучылары “Бәрмәнчек бакчасы” православие фестивалендә җиңгән. Бәрлебашы мәктәбенең биология, география укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина рес¬пу¬блика күләмендәге бәйгеләрдә актив катнаша, укучылары  “География турниры” республика бәйгесендә нәтиҗәле чыгыш ясаган. Кече Мәмедән җәмгыять белеме укытучысы Елена Федотова, Кошманнан технология укытучысы Айдар Насретдинов укучылары да Казандагы бәйгеләрдә актив катнаша. Шушы мәктәпнең музыка укытучысы Айгөл Кадыйрова, Борындыктан хезмәттәше Гөлнара Хәйруллинаның да укучылары сәнгать дөньясында үзләрен лаеклы күрсәтә. Олы Кайбыч мәктәбе китапханәчесе Рәзинә Хәйретдинова “Иң яхшы авыл китапханәчесе” республика бәйгесе җиңүчесе. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның барысына да акчалата сертификатлар тапшырды.
– Бүген әлеге залга уку елының беренче яртыеллыгында аеруча зур уңышларга ирешкән педагоглар җыелы. Мәгариф бүлеге начальнигы булып әле быел гына эшли башлаган Илмас Хәмидуллин инициативасы белән укытучыларның эшчәнлегенә әнә шулай бәя бирергә булдык. Сез үз эшегезнең осталары, башкалар да сездән үрнәк алырга тиеш. Тырыш хезмәтегезнең матур нәтиҗәсе бар. Безгә бүген олимпиадаларда республика күләмендәге җиңүләр кирәк. Районда мәгарифне үстерүгә зур урын бирелә, тиешле шартлар тудырылган.
Иске Тәрбиттән Андрей Соснин да фикерләрен җиткерде.
– Мин сигез ел элек Иске Тәрбит урта мәктәбен тәмамлап, Казан федераль университетының математика һәм механика институтына укырга кердем. Бу фәнгә мәхәббәт уятуда остазым Анатолий Васильевның этәргече зур булды. Тыйнак, сабыр холыклы, балаларны ихлас күңелдән яратучы бу олы җанлы укытучыма һәрьяктан охшарга тырыштым. Лаеклы ялга китәр вакыты җиткәч, нәкъ менә ул мине мәктәпкә кайтырга өндәде. Шулай итеп, язмыш мине кабат үз мәктәбем белән бәйләде, – диде ул. – Биредә эшли башлавыма да өч ел вакыт узгып киткән. “Ел укытучысы-2018” конкурсының район һәм зона турларында җиңү яулап, республикада катнашуым үземә дә ачылырга, укучыларымны да җанландыра торган интерактив методларны өйрәнергә ярдәм итте. Тормыш девизым: «Укытучыга җитмеш төрле һөнәр дә аз». Шуны истә тотып, барысына җитешергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тырышам.
Бу көнне “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчеләренә дә сертификатлар тапшырылды. Бәрлебашының география укытучысы Эльмира Рәхмәтуллина елның иң яхшы укытучысы булып танылган. Ә Олы Кайбычтан биология укытучысы Гөлшат Хәйретдинова икенче урында. Алар район данын Тәтештә узачак зона турында яклаячак. Мәлкидән башлангыч класслар укытучысы Нина Васильева, Надеждинодан Светлана Гатина – өченче урында. Яшь педагоглардан елның иң яхшы укытучысы булып Ульянково мәктәбенең тарих укытучысы Айрат Кәлимулин танылган. Федоровское мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Улитина, Иске Чәчкаб мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсинә Вилданова – икенче-өченче урыннарда.
“Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы” бәйгесендә беренче урынга чыккан Федоровское  мәктәбе укытучысы Рамилә Тимергалиева, икенче урынны яулаган Римма Васильева (Иске Тәрбит) Альберт Рәхмәтуллин кулыннан сертификат алды.      
Укучылары “Айти-чемпион” бәйгесендә җиңү яулаган класс җитәкчеләре – Ульянководан Сәвия Низаметдинова, Иске Чәчкаб¬тан Лилия Хәйретдинова, Олы Кайбычтан Асия Шакирова, Алсу Хәмидуллина, Миләүшә Сибгатуллина да бүләкләнүчеләр арасында иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев