Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Иделаръягы районнарындагы профсоюз активы катнашында киңәшмә узды

Кайбычта Иделаръягы районнарындагы профсоюз активы катнашында киңәшмә узды.

Анда РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзының Татарстандагы республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова, Апас, Буа, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарының профсоюз лидерлары, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, республика профсоюз комитетының Кайбычтагы вәкаләтле вәкиле Рамилә Айзатуллова катнашты. Рәмис Хәялиев, профсоюз әгъзаларын сәламләп, Кайбычтагы яшәеш белән таныштырды.

Әлеге җыелышта Ольга Калашникова республика профсоюз комитетының тармак, территориаль-тармак килешүләре кабул итү һәм тормышка ашыру, профсоюз әгъзаларына хокукый ярдәм күрсәтү, аларны шифаханәләргә юлламалар белән тәэмин итү һәм башка юнәлешләрдәге эшчәнлекләре белән таныштырды.
– Профсоюз комитетының отчет-сайлау буенча семинар-киңәшмәсе биш елга бер үтә. Без менә шул биш елда башкарылган эшкә нәтиҗә ясыйбыз. Бу вакыт эчендә күп кенә хезмәт коллективлары белән үзара килешүләр төзелде. Алар хезмәткәрләр өчен социаль ташламалар һәм гарантияләрне саклау, социаль яклау, хезмәт хакларын арттыруны үз эченә ала. Без, яшьләр, халык белән тыгыз элемтәдә торабыз, төрле бәйге-конкурслар үткәрәбез, – диде ул.
Киңәшмәдә катнашучылар Казан федераль университеты вәкилләре катнашында үткәрелгән эшлекле уенда да актив катнашты. Бу уен профсоюзларның алда торган отчет-сайлау кампаниясен үткәрүгә багышланган иде. Көн дәвамына сузылган чарада төрле мастер- класслар узды, командаларга бүленеп, презентацияләр дә якладылар.
 Киңәшмә ахырында районнарның профсоюз лидерларына квалификация күтәрү курслары программасы буенча сертификатлар тапшырылды. Безнең районнан ул сертификатка район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова лаек булды.


Профсоюз лидеры Ольга Калашникова юбилейларын билгеләп үткән профсоюз әгъзалары – район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбовага, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петуховага (рәсемдә) РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре гомумроссия профсоюзының Татарстандагы республика оешмасының Мактау кәгазе, “Өмет” халык¬ка социаль ярдәм күрсәтү үзәге шәфкать туташы Наилә Насыйровага Рәхмәт хаты тапшырды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев