Кайбычта халыкның эшлекле активлыгын арттыру турында фикер алыштылар
Авылда үз эшен башлап җибәреп, продукция җитештерү, терлекчелек, кошчылык, яшелчәчелек, башка һөнәрләр белән шөгыльләнә башлаган кешеләрне эзләп ерак барасы түгел.
Алар безнең арада яши. “Эшләсәң, эш карышмый ул”, – дип яшәүчеләр барыбызга да матур үрнәк күрсәтә. Авыл хезмәтенең җиңел түгеллеген беребезгә дә аңлатып торасы юк. Әмма уңганнар сайлаган юлларыннан тайпылмый, авырлыкларны җиңеп, алга баралар, хезмәтләренең ахыргы нәтиҗәләренә куанып яшиләр.
Бүгенге көндә кече бизнес, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерүгә ярдәм итү райондагы иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып кала. Авылда үз эшен башлап җибәрүчеләргә ярдәм итүче дәүләт программалары гамәлдә. Республика бюджетыннан нәселле терлекләр, технологик җиһазлар сатып алуга, фермалар төзүгә һәм башка күп төрле очраклар өчен субсидияләр, грантлар бирелә.
Шушы көннәрдә район Советында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә дә сүз агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чаралары хакында барды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтеп узганча, Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәлелеген арттыру һәм тотрыклы үсешенә дә йогынты ясый. Ул КФХларның минераль ашламалар, чәчүлек орлык сатып алуга тотылган чыгымнары һәм терлекчелектә җитештерүчәнлекне арттыруга бирелүче дәүләт ярдәме турында сөйләде. Министрлык вәкиле Илназ Гәрәев “2022 ел – Цифрлаштыру елы” финанслау проекты, авылда кул көче белән башкарылучы эшләрне автоматлаштыру турында чыгыш ясаса, Искәндәр Гәрәев агробизнеста квалификация күтәрү буенча укыту программалары турында сөйләде. Аның әйтүенчә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклары җитәкчеләре җиһазлар сатып алганда чыгымнарның 50 процентын түләсә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 50 процентын каплый.
Мәшгульлек үзәге начальнигы Эльвира Камалиева эш белән тәэмин итү программаларына тукталды. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина залдагыларны грант программалары белән таныштырды.
– “Агростартап” проектын тормышка ашыру өчен дә республикада төрле грант ярдәме каралган. Агымдагы елда Турминский авылыннан КФХ башлыгы Андрей Ермолаев та грант программасында уңышлы катнашты. Ул савым сыерларының баш санын йөзгә җиткерергә исәпли. Моның өчен элеккеге “Гөбенә” агрофирмасының Турминский авылында калган фермасын сатып алырга җыена, –диде Эльвира Хәсбәтулловна. –Хәзерге вакытта ул ике кешегә эш урыны булдырды, сыерлар сатып алгач, сигез кеше эшле булачак. Грант алучыларга куелган таләпләр буенча ул терлекләрен биш ел асрарга, салымнар түләп барырга тиеш. Быел җәй райондагы фермерларны грант откан крестьян-фермер хуҗалыклары белән таныштырырга җыенабыз.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин фермерларга һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерде.
– Крестьян-фермер хуҗалыгын ачып җибәрергә теләгән кешеләргә район, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ягыннан төрлечә ярдәм күрсәтелә икән, димәк, аннан файдаланып калырга кирәк. Инвестор алышынгач, кайбер авылларда фермалар бушап калды. Эшләргә теләге булучыларга ул фермаларны да бирәбез, алсыннар гына, – диде ул. – Мисал өчен, Кукмара районында хуҗалыклардан калган фермаларда крестьян-фермер хуҗалыклары кошчылык белән шөгыльләнә. Алар каз, үрдәк, күркә, бройлерлар үрчетә. Бу эшне бездә дә оештырып була. Үз эшләрен башларга теләүчеләргә киңәш бирердәй фермерларыбыз бар.
Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча эш дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев