Кайбычта кибетләрдә рейдлар үткәрелә. Битлек-перчатка кимәүчеләрне штрафка тарталар
Бу атнаның дүшәмбесендә ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта Татарстан Премьер- министры урынбасары Ләйлә Фазлыева 12 майдан, өйдән чыкканда, битлек, перчатка кию мәҗбүри, дип хәбәр иткән иде.
- Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү зарур. Битлек, перчаткалар һәм дистанция – хәзерге вакытта шәхси куркынычсызлыгыбыз өчен тормышыбызның аерылгысыз өлеше, - дип белдерде ул.
Татарстан хөкүмәте таләбенең ничек үтәлүен район полиция бүлеге хезмәткәрләре контрольдә тота. Бу көннәрдә алар “Магнит”, “Пятерочка” һәм башка сәүдә объектларында еш булалар. 15 май көнне полиция майоры Илшат Зиннәтуллин, капитан Гөлия Газыймҗанова һәм өлкән лейтенант Илфат Әхмәтов белән бергә районның сәүдә нокталарында рейдта булдык.
- Бүгенге рейд барышында сәүдә нокталарында маска, перчаткалар кию режимын бозучылар очрамады. Димәк, халык тиешле таләпләрне үти. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр өчен 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр штраф каралган. Безнең максат – халыктан штраф җыю түгел, ә аларның үзләренең сәламәтлеге турында кайгырту, районда коронавирус авыруының халык арасында күпләп таралуына юл куймау, шуны аңласыннар иде, - диде Илшат Зиннәтуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев