Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” бәйгесе узды
Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды.
Бәйгенең төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.
Бәйге тәмамлангач, укучылар алдында ЮХИДИ начальнигы, полиция капитаны Илфат Әхмәтов чыгыш ясады. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин белән берлектә бәйгедә катнашкан һәр командага, аларны әзерләгән педагогларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Көн дәвамына сузылган бәйгенең җиңүчеләре дә ачыкларды. Беренче урынны Борындык мәктәбе командасы яулады. Иске Тәрбит командасы - икенче, Бәрлебашы командасы өченче урында. Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова бүләкләрне мулдан алып килгән. Беренче урынны яулаган Борындык мәктәбе командасы 27 апрельдә Казан шәһәрендә бәйгенең республика этабында катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев