Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” узды
Яр Чаллы шәһәрендә сентябрь аенда узачак “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесендә Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы районы-быз данын яклап чыгыш ясаячак.
Район мәктәпләре командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркы-нычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды. Бәйге үткәрүнең максаты – балалар катнашында юл- транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командалар-ны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Бәй-гене оештыручылар аңа җитди әзерлекне таләп итә, чөнки балалар безнең киләчәгебез. Бала чактан юлда йөрү кагыйдәләрен белеп үскән кеше, үсеп җиткәч тә ул кагыйдәләрне төгәл үтәр дип ышанасы килә.
Бәйге Олы Кайбыч урта мәктәбе янындагы мәйданчыкта булды. Аның эшендә Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль про-филактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлегенең әйдәүче белгече Сиринә Мурзакова да катнашты. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторларын район ЮХИ-ДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин сәламләде.
– Юлда йөрү кагыйдәләре, тормыштан алынган мисалларны исәпкә алып, һәркемгә аңлаешлы итеп язылган. Әлеге кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә сәяхәтегез һәлакәтсез үтәр. Бүгенге бәйгедә иң көчлеләр җиңү яулар дип уй-лыйм, чөнки аларга район данын республика этабында якларга туры киләчәк. Балалар белән эшләүне без кечкенә чакларыннан ук башлыйбыз. Әле күптән түгел генә Олы Кайбычтагы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Яшел дулкын” дигән чара үткәрдек. Анда алты балалар бакчасыннан килгәннәр иде, барысына да велосипедлар, дипломнар тапшыр¬дык, – диде ул.
Мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин аңлатып уз-ганча, бәйге барышында укучылар каршылыклар аша велосипедта фигура-лы йөрү, эрудитлар турниры, иҗади конкурс, тормыш иминлеге нигезләре, юлда йөрү кагыйдәләрен белү, юлда һәлакәт булган очракта зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә көч сынаша. Бәйгедә 17 мәктәптән составында ике кыз, ике малай булган командалар катнашты.
Дүрт сәгатькә сузылган бәйгенең шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды. Юлда йөрү кагый¬дәләрен Олы Кайбыч мәктәбеннән Илсинә Сибгатуллинадан да яхшы белүче табылмады. Ульянково командасыннан Анжелика Суганова – икенче, Мәлкидән Мария Бухарова өченче урында. Мөрәле мәктәбеннән Алия Зәйнуллина беренче ме-дицина ярдәме күрсәтергә сәләтле булуын күрсәтте. Бу этапта Иске Чәчкаб мәктәбеннән Иршат Сафин, Ульянководан Ксения Рыжова да призлы урынга чыкты. Борындык мәктәбе иҗади бәйгегә яхшы әзерләнгән, шуңа да жюри аларга иң югары бәяне бирде. Чүти, Мөрәле мәктәпләре –икенче-өченче урыннарда. Эрудитлар бәйгесендә Хуҗа Хәсәннән Варвара Таймасова бары-сын да уздырды. Олы Подберезье мәктәбеннән Светлана Шулаева, Ульянко-водан Максим Кармаенков та җиңүчеләр сафында. Бәрлебашы мәктәбеннән Александр Лазарев тормыш иминлеге нигезләрен яхшы белүен күрсәтте. Бу этапта Чүтидән Тамерлан Токов – икенче, Федоровскоедан Егор Григорьев өченче урынны алды. Каршылык¬лар аша велосипедта фигуралы йөрүдә Олы Кайбыч мәктәбе укучылары Айрат Мусин, Раил Зәйнуллин һәм Алия Айзатулова призерлар булды.
Бәйгедә җиңгән Олы Кайбыч мәктәбенә ике велосипед, кубок, диплом бүләк иттеләр. Бәрлебашы мәктәбе – икенче, Иске Чәчкаб мәктәбе өченче урынга чыкты
Сиринә апалары Мурзакова калган призерларга да бүләкләрне мулдан алып килгән. Икенче-өченче урынга чыгучылар да кубоклар, велосипедлар, дипломнар алды. Бәйгедә катнашкан бер укучы да бүләксез китмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев