Кайбычта кыр эшләре дәвам итә
Көннәрнең коры, җылы булуыннан файдаланып, игенче- механизаторлар һәр минутны файдалы сарыф итәргә тырыша.
Хәзерге вакытта агрофирмалар рапс уңышын җыеп алу белән шөгыльләнә. Район буенча бу культура барлыгы 2480 гектар мәйданда игелгән. 3 октябрьгә шуның 1536 гектарында бөртеге суктырып алынган. Барлыгы 2015 тонна рапс суктырылган, һәр гектардан уртача 13,1 центнер уңыш чыга. “Дубрава” агрофирмасы бу культураны җыеп алуны төгәлләгән. Рапсны иң күп игүче хуҗалык –“Подберезье”. Анда ул 965 гектарда чәчелгән.
Кышкы чорда терлекчелек тармагыннан мул продукция алу өчен, азык базасының нык булуы шарт. Хәзерге вакытка район буенча барлыгы 6 мең тонна печән, 80,2 мең тонна сенаж, 28 мең тонна силос запасы булдырылган. Силос салу бүгенге көндә дә дәвам итә. Районда бер шартлы терлеккә 26,7 центнер азык берәмлеге терлек азыгы тупланган. Ае-рым алганда, “Подберезье”да бу сан – 31, “Дубрава”да – 30,9, “Гөбенә”дә 28,5 центнерга туры килә.
Уңышы җыеп алынган мәйданнарда туфрак эшкәртәләр. Район буенча планда каралган 32,9 мең гектарның 25,5 мең гектары, димәк, 78 проценты эшкәртелгән. Әлеге эш өч агрофирмада оешкан төстә бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы туфрак эшкәртүне 20 октябрьгә төгәлләү бурычын куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев