Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта «Көзге каникуллар» оператив-профилактик чарасы үткәрелә

29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Татарстанда, балаларның юлларда имгәнүен кисәтү максатында, «Көзге каникуллар» оператив-прфилактик чарасы үткәрелә. Бу хакта Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр итте.

Агымдагы елның тугыз аенда республикада балалар катнашында 474 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 10 баланың гомере өзелгән, 491е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Яшь пассажирларны транспорт чарасында йөртү кагыйдәләрен үтәмәү бигрәк тә хафага сала: шул сәбәпле ел башыннан биш бала һәлак булган. Моңа бәйле рәвештә ЮХИДИ инспекторлары балаларны махсус утыргычларда йөртүне пропагандалау буенча да чаралар үткәрәчәк.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән яшь җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак. Мондый очракларны булдырмау өстендә полиция хезмәткәрләре яшь юл хәрәкәте инспекторлары, педагоглар, әти-әниләр комитетлары белән берлектә эш алып барачак. Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүматлар алга таба профилактик эш алып бару өчен җәяүлеләрнең уку урыннарына тапшырыла.
Белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләренең укучылар һәм әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәреләчәк. «АВТО» автотранспорт предприятиесендә һәм районның башка оешмаларында тематик лекцияләр уку да планлаштырыла.
Караңгы тиз төшү һәм һава шартлары начараю сәбәп¬ле, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юлларда игътибарлы һәм сак булуны сорый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев