Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта март аенда эчкән килеш руль артына утыручылар күп булган

ЮХИДИ хезмәткәрләренең исерек килеш руль артына утыручыларны тоткарлау буенча әледән-әле рейдлар үткәрүе юкка гына түгел.

Чөнки сүз кеше гомерләре, сәламәтлек турында бара. Юл һәлакәтләрендә фаҗигале төстә һәлак булганнар, гарип калганнарны эзләп ерак барасы түгел.
Безнең район территориясендә дә күзәтелде җанны телгәли торган андый коточкыч хәлләр. ЮХИДИ хезмәткәрләренә мондый вакыйгаларның шаһиты булырга туры килә. Алар юл һәлакәтләренең сәбәбен юлда йөрү кагыйдәләренең тиешенчә үтәлмәвендә, эчкән килеш техника белән идарә итүчеләрдән күрә.
Инспекторлар март аенда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләрнең аеруча күп булуын билгеләп үтте.
– Исерек хәлдә автотранспорт белән идарә итү – юл хәрәкәте кагый дәләрен җитди бозу ул. Ул аяныч нәтиҗәләргә китерә, юл хәрә кәтендә катнашучыларның тормышына куркыныч тудыра, – диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны Илфат Әхмәтов. – Рейдлар вакытында без техниканы туктатабыз, шул ук вакытта һәр йөртүченең хәлен бәялибез. Эчкән килеш руль артына утырмаганмы? Салган булса, аны шунда ук сизеп алабыз, чөнки, безне күргәч, каушап төшәләр, үзләрен бөтенләй башкача тота башлыйлар, күп сөйләшәләр. Аларга автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1,5-2 елга кадәр мәхрүм ителү, 30 мең сум күләмендә штраф түләү куркынычы яный. Бу гамәл тагын кабатланса, җинаять җаваплылыгына тартылалар.
Март аенда эчкән килеш руль артына утыручылар күп булган. 6 мартта Олы Кайбычның Үзәк урамында Лада Ларгус йөртүчесен туктаталар. Руль артында М-12 трассасы төзелешендә эшләүче Төркия кешесе була. Ул медицина тикшеренүеннән баш тарта. Аңа җәмәгать суды каршына басарга туры киләчәк.
Халыкара хатын-кызлар көнендә Олы Кайбычта яшәүче бер ханымны туктаталар.
– Гарәфетдинов урамында туктатылган ВАЗ-2114 автомобиле белән идарә итүче бу ханым да, ни кызганыч, спиртлы эчемлек кулланган булып чыкты, – диде автоинспектор. – Аңа карата тутырылган беркетмә җәмәгать судына тапшырылды. Бәйрәм дип, бернинди дә ташлама ясап булмый шул. Закон алдында бар кеше дә тигез.
8 мартта район үзәге янында ВАЗ-2109 автомобиле йөртүчесен туктата. Документларын тикшергәндә, аннан аракы исе аңкып торуын сизәләр. Үз хәлен үзе чамалагандыр инде, медицина тикшерүе үтүдән баш тартмый. Ул машина йөртү хокукыннан колак кага, өстәвенә, штраф та түләячәк. Федоровскоеда да ВАЗ-2114 автомобиле шоферы сәрхүш хәлдә булып чыга. Аңа бәйле эш тә җәмәгать судында карала.
Олы Кайбыч – Салтыйган автомобиль юлында Лада Веста автомобиле йөртүчесе дә инспекторлар капканына килеп каба.
– 14 мартта Афанасьевка һәм Багай торак пунктлары арасында исерек килеш руль артына утырган автомобиль йөртүче туктатылды, – диде Илфат Әхмәтов. – Шул ук көнне Имәнле Бортас авылы һәм Колаңгы станциясе арасындагы тимер юл кичүе янында Ульяновск өлкәсеннән килгән машинаны туктаттык. Шоферы спиртлы эчемлек кулланган булып чыкты. Җәмәгать суды утырышында материалларны икенче көнне үк карап, аны автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр, 30 мең сум штрафка тарттылар.
24 март көнне Олы Кайбыч авылында яшәүче бер ир-ат Үзәк урамда исерек хәлдә туктатылган.
Полициянең участок уполномоченные Мәлки авылындагы Волков урамында ВАЗ-2107 автомобилен туктата. Байморза авылында яшәүче 1988 елгы кешенең машина йөртү таныклыгы булмавы ачыклана. Аның янында автомобиль хуҗасына да беркетмә төзи. Аларга тутырылган беркетмә дә җәмәгать судына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев