Кайбычта "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында тантаналы чара үткәрелә
22 августта "Кайбыч" боз мәйданында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясенә йомгак ясаячаклар.
Аның кысаларында беренче класска укырга баручыларга, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, чит гаиләгә тәрбиягә алынган һәм физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга мәктәп һәм спорт формалары, портфельләр тапшырылачак. Шулай ук кафе эшләячәк, уенчыклар, баллы мамык һәм мәктәп кирәк-яраклары белән сәүдә итү дә оештырылачак, Казан шәһәреннән дә сатучылар киләчәк. Бәйрәмдә катнашучыларны теркәү 8.00 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев