Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Әниләр көне уңаеннан бәйрәм концерты узды

Район мәдәният йортында үткәрелгән «Әни кирәк» дип исемләнгән бәйрәмдә күп бала үстерүче аналарга, яңа гына әни булучыларга , гомумән, ана булу бәхетенә ирешкән барлык хатын-кызларга ихлас җылы сүзләр ирештерделәр.

Олы Кайбычтан алты бала анасы Гүзәл Гыйниятуллина, Турминскийдан җиде балага гомер биргән Татьяна Иванова, Кече Кайбычтан җиде бала табып үстергән Сания Зафина, шул ук авылдан биш бала анасы Гөлназ Ярхәмова һәм аларның балалары сәхнә бизәге булды. Аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде, әлеге гаиләләргә соклануын белдерде һәм барлык аналарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Борындыктан Илсинә Хөснетдинова, Олы Кайбычтан Гөлназ Гайнуллина, Рәмис Закиров Илгиз Насыйров, Кече Кайбычтан Рафаэль Нигъмәтуллин, район мәдәният йортының “Дуслык” һәм балалар сәнгать мәктәбенең “Унисон” вокаль ансамбльләре җырлары бәйрәм сәламе булып яңгырады. Мәдәният хезмәткәрләре драматург Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәреннән өзек сәхнәләштерде. Бу чыгыш барлык аналарның да күңелләрен нечкәрткәндер, алар әни булган чакларын кабат күз алдына китергәндер, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев