Кайбычта "Карга боткасы" бәйрәме гөрләде
Олы Кайбыч мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта "Карга боткасы"н бәйрәм иттеләр.
Ул халкыбызның борынгыдан калган күркәм йоласы. Бу кешеләргә бәхет теләргә, бер-береңә карата аеруча ягымлы булырга кирәк.
Бүгенге һава торышы да шушы бәйрәмгә туры килгән сыман: әле кояш чыкты, әле буранлап кар яуды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барысын да бәйрәм белән котлады һәм шундый матур чара оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерде.
Бу көнне барысы да – олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Күмәк уеннар, җыр-моң тынып тормады. Мөрәле авылы мәдәният йорты мөдире Венера Фруэнтова һәм газ котельнясы операторы Нәҗип Нуруллин пешергән карга боткасы телеңне йотарлык тәмле иде. Теләгән кеше кайнар чәй белән коймактан да авыз итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев