Кайбычта Өлкәннәр көне уңаеннан Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла
2 октябрьдә «Бердәм Россия» сәяси партиясе инициативасы белән Өлкәннәр көне уңаеннан Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырыла.
Партиянең Кайбыч җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина хәбәр иткәнчә, бу көнне 8.00-15.30 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт адресы буенча урнашкан район Советы бинасында юридик ярдәм алырга мөмкин. Кабул итүне Пенсия фонды идарәсенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова ( 8.00-9.30 сәгатьтә ), суд приставы Рәмис Садыйков (9.30-11 сәгатьтә), нотариус Ирек Гафуров (11.00-12.30 сәгатьтә), ТР Техник-инвентарьлаштыру бюросының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Фәнүс Сөнгатуллин (12.30-14.00 сәгатьтә), адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин (14.00 -15.30 сәгатьтә) үткәрә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев