Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр бәйгеләре старт ала

15-20 октябрьдә республиканың барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Кайбычта да, “Парламент, җәмгыять һәм мин” дигән парламент дәресе узачак. Укытучылар РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, муниципаль берәмлекләр депутатлары белән берлектә, мәктәп укучыларына республика хакимиятенең закон чыгару органының тоткан урыны һәм бурычлары, тормышыбызда кануннарның әһәмияте хакында сөйләячәк.

20 октябрьдән башлап, парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр бәйгеләре дә старт ала. Башлангычлар өчен “Граждан булырга өйрәнәм”  дигән рәсемнәр бәйгесе үткәрелә. Урта класслар укучылары инша, югары класслар эссе яза. Шулай ук видеороликлар, “Законнарны бергә язабыз” “Мәктәп парламенты – лидерлык территориясе” дип исемләнгән проектлар бәйгеләрендә дә катнашырга мөмкин. Укытучылар өчен парламент дәресен уздыру буенча методик тәкъдимнәр конкурсы игълан ителә. Бәйгеләргә йомгак быелның декабрь аенда ясала. Җиңүчеләр  ТР Дәүләт Советына чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев