Кайбычта ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
Ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышының көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр дә заман чиренә әйләнгән корупцияне кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Утырыш комиссия әгъза-лары, полиция начальнигы Рушан Хуҗин, авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашында узды.
Әлеге комиссия рәисе Альберт Рәхмәтуллин утырышны республикада һәм районда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча алып барылучы вәзгыятьтән башлап җибәрде, безнең районда күзәтелгән коррупцион җинаятьләргә тук-талды.
– Ришвәтчелеккә каршы тору буенча бу елның апрелендә узган респуб¬лика Советы утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарының 2018 елда ришвәтчелеккә бәйле 800дән артык җинаять эше ачуы, шуның 300енең бюджетка зыян салуга бәйле булуы, килгән зыянның 800 миллион сумнан артыграк булуы турында хәбәр итте, – диде ул. – Чиновникларның шәхси керемнәре, милке турында мәгълүматлар биргәндә, конфликтлар интересы, сатып алулар, сәнәгать һәм энергетика иминлеге өлкәсендә, табигать байлыкларыннан файдаланганда, мәгариф һәм медицина хезмәтләре күрсәткәндә коррупция турындагы кануннарны бозу очраклары күзәтелүе хакында да сөйләде. Полиция
хезмәткәрләре тәкъдим иткән мәгълүматлардан күренгәнчә, узган ел безнең районда бер җитәкченең хезмәт урыныннан усал нияттә файдала-нуы буенча җинаять эше ачылды, алынганны кире кайтару буенча карар чыгарылды. 2019 елда ике җинаять эше ачылды. Бе-ренчесе – җитәкченең хезмәт вазифаларыннан законсыз файдалануы. Суд аңа штраф сугу турында карар чыгарды. Икенче очракта – административ хокук тәртибен бозган бер кеше ЮХИДИ хезмәткәренә ике мең сум күләмендә ришвәт бирергә теләгән. Бу гамәле өчен аңа суд каршысында җавап бирергә туры килде, штрафка тарттылар. Чөнки ришвәт биргән кеше үзе дә закон алдында җавап тота. Күргәнегезчә, безнең район¬да да хәлләр бик үк яхшы түгел әле.
Утырышның көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгән иде. Район Советының оештыру бүлегенең баш белгече Зөлфия Абза-лова 2018 елда муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре, чыгымнары, милке турындагы мәгълүматлар тапшыру нәтиҗәләре турында чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, район башлыгының 2017 елның 30 маенда кабул ителгән “ТР Кайбыч муниципаль районында җирле үзидарә органнарында хезмәтләре коррупцион риск белән бәйле булган муниципаль хезмәт һәм муниципаль вазифалар исемлеге” билгеләнгән. Ул исемлеккә 57 муниципаль хезмәт һәм 184 муниципаль вазифа кертелгән. Декларация тутыручылар төрле ялгышлыклар җибәрмәсен өчен махсус курслар оештырылган.
Күпфункцияле үзәк начальнигы Наилә Гыйбадуллина үз базаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүләре ту-рында сөйләде. Бүгенге көндә күпфункцияле үзәктә халыкка 175 төрле хезмәт күрсәтелә. Анда Росреестр, салым хезмәте, Эчке эшләр министр¬лыгы, социаль иминият фонды, Роспотребнадзор, Федераль суд приставлары, ЗАГС органнары, ТР Дәүләт ар-хивы, социаль яклау, Пенсия фонды, ЮХИДИ һәм башкалар буенча документлар сорап мөрәҗәгать итәргә була. Район баш-лыгы Альберт Рәхмәтуллин халыкның бу үзәк эшчәнлегеннән бик үк хәбәрдар булмавын белдерде.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина кече һәм урта эшмәкәр-леккә ярдәм итү, административ киртәләргә юл куймау хакында сөйләде. Район Советының оештыру бүлеге начальнигы вази-фаларын башкаручы Айсылу Нәфыйкова агымдагы елның беренче яртыеллыгында гражданнар мөрәҗәгатенә анализ ясады. Узган яртыеллыкта район Советы һәм башкарма комитетка 184 кеше язмача һәм үзе кабул итүгә килеп (77 кеше) мөрәҗәгать иткән, бу узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 81гә күбрәк. Олы Кайбыч, Мөрәле, Бәли, Иске Чәчкаб, Олы Подберезье, Федоровское авылларында яшәүчеләр ешрак мөрәҗәгать иткән. Нигездә торак йорт,эшкә урнашу мәсьәләләре, матди ярдәм сорап киләләр икән. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова район-да 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәт алып баруга юнәлдерелгән муниципаль программаны тормышка ашыру ба-рышы турында сөйләде. Әлеге программаның максаты –әлеге ямьсез күренешкә юл куймау, аңа җирлек тудыручы шартларны юкка чыгару, профилактик эшчәнлек алып бару.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев