Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта рухи сәламәтләндерү үзәкләренә йөргән балалар өчен Сабантуй үткәрелде

Быелгы җәй Сабантуйларга аеруча бай булды. Узган якшәмбедә Олы Кайбычта үткәрелгәне дини белем алучы балаларны бергә җыйды. Ул районыбыз мәчетләрендә ике атна буе барган җәйге укуларны тәмамлаучылар өчен зур бүләк булды.

Күңелле уеннар, спорт ярышлары, кызыктыргыч бүләкләр тулы бу матур бәйрәмне район мөхтәсибәте оештырды. Анда рухи сәламәтләндерү үзәкләренә йөргән балалар гына түгел, имамнар һәм укытучылар да катнашты. 
Аларның барысын да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде. 
- Бүген менә шундый матур бәйрәмгә җыелдык. Көн дә кызу түгел, Ходай балалар өчен матур һава торышын бирде. Дингә, мәчетләребезгә тартылучы балаларыбыз, яшьләребез елдан-ел күбәя, монда сезнең дә өлешегез зур, Дамир хәзрәт, - диде ул, укуларны алып баручыларга, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт тә әйтеп. 
Быел рухи сәламәтләндерү үзәкләре унбер мәхәлләдә эшләгән, аларда 180 бала ял иткән һәм дини белемнәрен арттырган. 

Уеннарга старт бирелгәнче, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Рамазан Гайнетдинов аһәңле итеп Коръән укыды. 
-Мин үзем Балтач районыннан, мәдрәсәдән практика үтәргә Кайбычка җибәрделәр. Сабакташым Ильяс Ибраһимов белән бергә ике атна буе Олы Кайбыч мәчетендә балаларга дин сабаклары укыттык, - диде ул. - Балаларга яңа сүрәләр өйрәттек, ислам, иман, ихсан төшенчәләрен аңлаттык. Дәресләрне төрле уеннар, мавыктыргыч конкурслар белән аралаштырырга тырыштык. 
Мәйданда чүлмәк вату, күзне бәйләп бүләк кисү, капчык киеп йөгерү, аркан тартыш, йөгерү, скакалкадан сикерү, турникта күтәрелү, кул көрәштерү һәм башка шундый берсеннән-берсе күңелле уеннар үткәрелде, җиңүчеләр бүләк алды. Аркан тартышуда Борындык командасына тиңнәр булмады. Турникта күтәрелүдә беренчелекне кечерәкләр арасында Чүтидә Фәнил Шәрәфетдинов, зурлардан Иске Чәчкабтан Рамил Гаттаров алды. Скакалкадан сикерүдә Кошман кызлары үзләрен иң җитезе һәм чыдамы итеп танытты, кечерәкләр арасында Алинә Гыйниятуллина, зурраклардан Ләйлә Хәйретдинова җиңде. Коръән уку бәйгесендә Олы Урсактан Алиев Абдуләхәткә тиңнәр булмады. Башка конкурсларда җиңүчеләргә дә бүләкләр тапшырылды. 
- Мәчеткә дин дәресләре алырга һәр елны йөрим. Быел сеңлем Әлфинә белән бергәләп укыдык. Безгә Илсинә апа Гайнулла белем бирде. Уку да бик ошады, күп нәрсәгә өйрәндек, бүгенге Сабантуй да күңелле итеп оештырылган, - диде Кече Кайбычтан Зәлидә Низамиева. 
Илаһи нур бөркелеп торган мондый бәйрәм хәйриячеләр ярдәменнән башка үткәреп булмас иде. 
- Татарстан Диния нәзарәте, "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, шәхси эшмәкәрләр Равил Җәләлиевка Гөлия Мотыйгуллина, «Салават күпере» спорт комплексы директоры Җәмилә Сәгыевага рәхмәтлебез, - диде район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин. - Борындыктан килеп, балаларны бушлай баллы мамык белән сыйлаган Айнур Гарәфиев белән Руслан Тимергалиевның, ял көне булуга карамастан, тәмле пылау пешергән Фирдәүсә Әбделхәерованың, оештыру эшләрендә ярдәм кулы сузучыларның барысының да игелекләре гамәл дәфтәренә савап булып язылса иде. Бүген бер генә бала да игътибарсыз калмагандыр дип ышанам. 
Ахырдан шәкертләр дә, остазлары да, килгән кунаклар да тәмле пылаудан авыз итте, балалар карбыз белән дә сыйланды. Сабантуйга килгән һәркем яктылык, җылылык һәм бәйрәм рухына күмелеп өйләренә таралышты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев