Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар

Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.

– Яңа елның 15 көнендә исерек хәлдә транспорт белән идарә итүгә бәйле дүрт хокук бозу очрагы теркәлде, – диде ул. –Бу елның беренче көнендә үк Олы Кайбыч – Камыллы автомобиль юлының 26 нчы чакрымында Иске Тәрбит авылында яшәүче ир-атның машина белән салмыш хәлдә идарә итүе ачыкланды. Аңа РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 бүлеге буенча (исерек килеш транспорт белән идарә итү) административ беркетмә төзелде.
Кошман авылында яшәүче ир-атның моңа кадәр дә автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүе сабак булмаган күрәсең. Ул кабат исерек хәлдә инспекторлар кулына эләгә. Бу юлы аны Кошман – Урсак урманчылыгы юлының беренче чакрымында туктатканнар.Бу хәл 3 гыйнварда була.
15 гыйнварда Федоровское авылында Ульяновск өлкәсендә яшәүчене туктаталар. “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесенең дә спиртлы эчемлек кулланган булуы ачыклана. Шул ук көнне Корноуховода эчкән килеш тракторда йөргән Воскресенский авылы кешесенә дә җәмәгать суды каршысына басарга туры киләчәк. Ул медицина тикшерүеннән баш тарткан.
Район юлларында иминлек тәэмин итүчеләр балаларны автомобильдә дөрес йөртүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар үткәрүгә дә зур игътибар бирә. Бу көннәрдә таксида пассажирлар йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча “Такси”
 
профилактик операциясе узды. Илфат Әхмәтов сүзләренә караганда, җитди хокук бозулар ачыкланмаган, әмма тиешенчә күренмәгән номерлар һәм эшләмәүче фаралар өчен штрафлар сукканнар. ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек шоферларны ачыклау буенча рейдлар үткәрүне дәвам итә.
Машиналарның юл читенә төшү очраклары да теркәлгән. Моңа һава шартлары түгел, ә техника белән идарә итүчеләрнең тизлек режимын сакламавы сәбәпче. Автоинспекторлар транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, пассажирларның гомерен һәм сәламәтлеген куркыныч астына куймаска өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев